Блогер Айназ Габидуллина: «Кибетләрдә дә кирәк булганда гына йөрим!..»

11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көнен билгеләп узалар икән. Гадәттә, бу көнне кайда да «Ташламалар!», «Отышлы бәяләр!» дигән язулар, кызыл төстәге бәянамәләр күзгә ташлана. Күпләр исә бу көнне «Кара җомга» буларак та белә. Сәхифәбезнең бүгенге кунаклары кибетләрдә йөрергә яратамы? Ташлама һәм акцияләрне күзәтеп тору, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алу гадәте бармы аларда? Без шуларны белештек.

«Артыгы исраф була»

Айназ Габидуллина, блогер:

– Шопингны яратмыйм, кибетләрдә дә кирәк булганда гына йөрим. Ә акцияләр, ташламаларга уңай карыйм. Янга калдырган акча – эшләп тапкан акча, дигән әйтем дә бар бит. Уңай карыйм, дигәч тә, күрмәгәндәй, кирәген дә, кирәксезен дә җыймыйм, билгеле. «Кара җомга»га да исем китми. Мин студент чакта ташламалар төнлә була иде. Бу төндә халык, берсен-берсе таптый-таптый, әйбер җыя иде. Менә моны беркайчан да аңламадым мин. Күпләп әйбер сатып алу – билгеле, юньле хәл түгел инде ул. Асылда, кеше моңа тыныч карарга тиеш. Артыгы исраф була бит. Диндә дә, кеше киемне тишелгәнче кияргә тиеш, диелгән. Тишелмәгән икән, мохтаҗларга, йә икенче кат эшкәртә торган урыннарга алып барып бир. Кешеләр бу турыда уйлыймы соң? Барысы да түгелдер. Мин исә кулланырлык кына сатып алырга, акчаны да, әйберне дә сарыф итмәскә, дигән фикер яклы.


Фикер өстәү