Ришат Әхмәдуллин: «Мин моны чир дип саныйм…»

11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көнен билгеләп узалар икән. Гадәттә, бу көнне кайда да «Ташламалар!», «Отышлы бәяләр!» дигән язулар, кызыл төстәге бәянамәләр күзгә ташлана. Күпләр исә бу көнне «Кара җомга» буларак та белә. Сәхифәбезнең бүгенге кунаклары кибетләрдә йөрергә яратамы? Ташлама һәм акцияләрне күзәтеп тору, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алу гадәте бармы аларда? Без шуларны белештек.

Ришат Әхмәдуллин, Камал театры артисты:

– Кибетләрдә сирәгрәк йөрергә тырышам. Кием-салымны, гомумән, бар кирәк-яракны, чыннан да кирәк булган чакта гына сатып алам. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә кибеттә йөри торган, әйбер сатып ала торган гадәтем юк. Ә андый кешеләр аз түгел бит ул. Кайбер кешеләр моның белән тынычлана, нинди дә булса кием алгач, аларның үзләренә ышанычы арта. Хәтта алар үзләрен чын кеше итеп хис итә башлый. Мин моны үзенә күрә психологик яктан нигезләнгән чир дип саныйм.


Фикер өстәү