Алимент түләмәүчеләргә ипотека бирмәскә тәкъдим иткәннәр

Алимент буенча зур бурычка ия булу гомерлек “ кара тамга”га әйләнергә тиеш.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов алимент буенча бик зур бурыч туплаучыларга ипотека бирмәскә тәкъдим иткән. Моннан тыш, аның әйтүенчә, мөмкинлеккә ия була торып, алимент түләргә теләмәү гомерлек “кара тамга”га әйләнергә тиеш. Ул финанс министры Антон Силуановка бу җәһәттән тиешле мөрәҗәгать юллаган, дип яза RT.

Милонов билгеләп үткәнчә, банк хезмәткәрләре, ипотека кредитын хуплаганча, кешенең кредит тарихын, түләүгә сәләтен белешә. Шуннан соң гына кешегә акча бирергәме-юкмы икәнен хәл итә.

Әмма ипотекага заявканы караганда алимент буенча элеккеге яки хәзерге бурыч исәпкә алынмый, ди депутат. “Ипотека кредитын хуплаудан баш тарту сәбәпләре исемлегенә алимент буенча зур бурычларны кертүегезне дә сорыйм”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шул ук вакытта, депутат фикеренчә, алимент буенча зур күләмдә бурычка ия булу кеше өчен гомерлек “кара тамга”га әйләнергә: кредитны хуплау-хупламауга, шулай ук түләү процентына да йогынты ясарга тиеш.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы депутатлары коллекторлык агентлыклары эшчәнлеген дә тыярга тәкъдим итә. ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий әйтүенчә, аларның эшчәнлеге бурычларны кире кайтаруга ярдәм итми, бәлки мондый компанияләрнең баюына гына ярдәм итә.


Фикер өстәү