Роспотребнадзор вәкиле: “Ташламаларга алданып, сатучыларның барысына да ышанмасыннар иде»

Бүген, ягъни 11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көнен билгеләп узалар. Гадәттә, бу көнне кайда да «Ташламалар!», «Отышлы бәяләр!» дигән язулар, кызыл төстәге бәянамәләр күзгә ташлана. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова кулланучыларга мондый көнне аеруча сак булырга куша. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

– 10 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнсә, бүген – Бөтендөнья шопинг көне. Бөтен кибетләр, хезмәт күрсәтү оешмалары кешеләрне отышлы тәкъдимнәр белән җәлеп итәргә тырыша. Ә без исә мондый чакта аеруча уяу булырга киңәш итәбез. Ни дә булса сатып алганчы, анализ ясарга онытмагыз. Сатучы сезне алдарга тырышмыймы икән? Ташламалар, дисәләр дә, кайберәүләр бит теге яисә бу товарның бәясен алдан махсус күтәрә дә, көне килеп җиткәч, кире төшерә. Сатып алучы өчен ул отышлы бәя булып тоела. Аннан соң, акция вакытында сатып алынган товарны алыштырып яки кире тапшырып булмый, диючеләр дә бар. Бу исә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны боза. Акцион товарларны, нәкъ башка товарлар кебек үк, теләсә кайсы вакытта алыштырып яки тапшырып була. Сатучы бу хокукыгызны боза икән, сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Сатып алучылар үз хокукларын белсен иде, – дип аңлатты ул.


Фикер өстәү