Риман Гыйлемханов: Безгә тыныч кына гомер итәргә язмаган, ахрысы

Соңгы вакытларда саплам-саплам гына йоклыйм. Ничәдә ятсам да, төнге икеләрдә йокы миннән кача башлый. Әйләнгәләп-тулгангалап ятам да, аптырагач, торып утырам. Кухня ягына чыгып, кәгазьгә язгалаган-сызгалаган булам. Тик башыма бер җүнле уй да керми.

«Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта», – дип җыр көйләгән булам. Җырның көен кем язганын оныттым инде, сүзләре Равил Фәйзуллинныкы икәнне хәтерлим. Без аны бераз үзгәртеп: «Зур юлларга чакырып, ил дәшә», – дип тә җырлый идек. Бу яшьтә ил чакырган зур юлларга чыгып булмый шул инде. Бүген бөтен эш – хәтердә казынып яту.

Студент чакта Камал театры спектакльләрендә «массовка»ларда катнаша идек. Николай Погодин пьесасы буенча куелган «Баһадирлар» спектаклендәге Ленин образы истә калган. Юлбашчы ролендә – СССРның халык артисты Шәүкәт абый Биктимеров. Ул сәхнәгә чыгуга, тамашачы аягүрә басып кул чаба башлый иде. Ленинның ялкынлы чыгышындагы: «Безнең юл бер генә. Ул үлемсез!» – дигән сүзләр аеруча истә калган. Алар, бәлки, онытылыр да иде, әмма тормыш Ленин бабай сызган юлдан гына бармый башлый да, киләчәккә юл бер генә түгел, ахрысы, юлбашчы ялгышкан, дип уйлап куясың. Уйлый торгач, үземне тынычландырган булам, Аллаһы Тәгалә бер һәм бердәнбер булса да, аңа һәркем үз юлы белән бара бит, дим. Һәрхәлдә, дин әһелләре шулай сөйли.

Хәер, безнең үз юлыбыз бар: үткәнебезне ватып-җимереп, алга йөгерәбез, тормыш яхшыланган кебек була. Әмма бераздан ниндидер хаталар җибәргәнебез башка суга да, кире үткәнгә кайткалыйбыз. Бүгенге тормыштан да СССР заманы исе килеп киткәндәй була. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, халыкны Октябрь революциясенең 105 еллыгы белән котлап, «социалистик республикалар союзының «совет проекты» үзара тату яшәргә омтылган илләр өчен маяк була ала» дигән фикер дә әйтеп куйды хәтта. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген россиялеләрнең 58 проценты СССРга кире кайтуны хуплый икән. Алар – нигездә, авыр тормышта яшәүчеләр, дип тә өстәп куйганнар. Илдә ярлы-ябагайлар нүжәли шул хәтле күп инде? Каршылар халыкның 31 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта хуплаучыларның шактые инде үткәнгә кайту мөмкин түгел дип саный. Хәзергә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә совет чорындагы кайбер алымнарны кулланабыз үзе, мәсәлән, ГТО нормалары кереп килә. Ә менә әлеге дә баягы Лукашенко совет чорының иң зур казанышларын саклап кала алганга горурлана. Үткәнгә кайту кичәгене сүзгә-сүз кабатлау түгел инде ул. Озын-озак сәфәргә чыкканда, кеше юлга иң кирәкле, иң файдалы әйберләрне генә ала. Җәмгыять тә кешеләрдән тора һәм үсеш юлында файдасыз йөкне үзе белән алмаячак. Ә менә башта барын да нигезенә хәтле җимереп, ил-йортны буш җирдә яңадан төзи башлау – бик авыр, четерекле эш.

Безнең ил гомер-гомергә юлның әнә шул иң авырын сайлап яши кебек. Безгә тыныч кына гомер итәргә язмаган, ахрысы.

Боларны нәрсәгә язам инде? Кемгә кирәк акыл сату? Бераз күңелне бушатып, кешечә йоклап булмасмы дип хыяллану гына инде бу. Шушы урында язмамны тәмамларга уйлаган идем, телевизор экранына күз төште. Россиянең атказанган артисты, Ленин комсомолы премиясе лауреаты Борис Галкин белән әңгәмә күрсәтәләр. Актер туган илне, аеруча илнең тарихын яратуы турында хисләнеп сөйли. Борис Галкинның киногеройлары да – нигездә, хәрбиләр. Бу Россия тарихының башлыча сугышлардан торуына бәйле түгел микән, дип уйлап куйдым.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү