«Барлык уйларым югала»: телефон бәйлелегеннән ничек котылырга?

Игътибар иткәнегез бармы икән: сез сөйләгәндә, әңгәмәдәшегез телефоныннан күзен дә алмый. Аның белән аралашу диварга борчак ату белән бер, диярсең. «Тыңлыйм, тыңлыйм, сөйлә», – дисә дә, уйлары һәм күзләре белән ул – телефонда. Галимнәр бу бәйлелекне фәнни телдә «фаббинг» дип атый. Шунысы да бар: әлеге күренеш кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә, сәламәтлеккә дә зыян сала, ди белгечләр. Ни өчен кеше бергә-бер аралашканда да, җансыз «иптәш»енә күбрәк игътибар бирә? Гомумән, кешелек, виртуаль дөньяга чумып, чынбарлыктан ваз кичмәдеме әле?

Чишмә башы

Уйлап тапкан вакытта ук телефон, иң элек, кеше белән кеше арасын якынайту бурычын үтәгән иде. Бер рәхәтнең мең михнәте булган кебек, соңгы вакытта бик «акыллы»лана барган гаджетлар араларны ерагайта да башлады бугай.

«Фаббинг» дигән төшенчә «телефон» һәм «снаббинг» дигән сүзләрдән ясалган. Соңгысы – кешене хөрмәт итмәү, санга сукмау дигәнне аңлата. Шәхси аралашуга бөтен игътибарны бирер урынга, кешенең телефонга багынып утыруы дигән сүз инде бу. Хөрмәтсезлек дими, ни дияргә инде тагы?!

Телефон тоткан һәр кеше дә фаббер түгел инде анысы. Күпләр: «Миңа телефон эш өчен кирәк», – дияргә ашыгыр. Фабберны андыйлардан аера торган билгеләр бар.

– Шәхси аралашу өчен бүлеп бирелгән вакытның күп өлешен смартфонда үткәрергә теләү;

– Телефонның ашаган вакытта да, урамда йөргәндә дә, гомумән, теләсә нинди эш башкарганда да – янәшә, экран күренерлек рәвештә торуы;

– Сезнең өчен телефон чыгарган һәр тавышның аңа карап алу өчен сигнал булып саналуы;

– Нәрсәнедер белми калудан курку хисе булу;

– Бер мәртәбә танышып чыккан мәгълүматны кабат-кабат карау;

– Бер үк вакытта ике әңгәмә алып бару: чынбарлыкта һәм виртуаль.

Тикшерүләр ни ди?

Әлеге термин чит илләрдә инде 2012 еллардан бирле билгеле булса да, Россиядә яңа күренешләрдән санала. Хәер, бу күренешнең кайчан барлыкка килүе түгел, аның нәрсәгә китерүен белеп тору мөһимрәктер дә.

Әйтик, Техастагы Бейлор университеты галимнәре, фаббингның гаилә тормышына тәэсирен ачыклап, парлардан сораштыру үткәргән. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, гаиләдә телефон аркасында ызгыш-талашлар еш чыккан. Кайбер очракта берәү гаилә эчендәге низагтан онлайн тормышка качарга тырышса, кайсылары өчен фаббинг үзе үк талашу сәбәпчесе булган.

Австралиядә дә шуңа охшаш сораштыру уздырганнар. Шул ачыкланган: фаббинг күбрәк яшь буынга хас. Ә моннан зыян күрүчеләрнең күп өлеше – хатын-кызлар һәм өлкән буын икән. Тагын да аянычлысы санда чагыла: сораштыруда катнашучыларның 62 проценты кеше белән сөйләшкәндә өстенлекне телефонга бирүләрен таныган.

Сүз уңаеннан, «ВТ» хәбәрчесе дә бу җәһәттән социаль челтәрдәге сәхифәсендә сораштыру үткәрде. Катнашучыларның 38 проценты, виртуаль дөнья дип, чынбарлыкны онытмый. Ә калган 59 проценты үзләрен телефонга бәйле дип саный икән. Тагын 3 проценты чама хисен саклавын белдерде.

Чиксез читлек

Ни сәбәпле чынбарлыкны виртуаль дөньяга алмаштыру ягын карыйбыз соң? Чынбарлык та бит кызыксыз түгел. Әмма күзләр дә, куллар да гел җансыз  «дус»ка тартыла.

Психология фәннәре докторы, мөгаллим Ольга Дейнека фикеренчә, кешеләрнең онлайн мохиткә тартылуы ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләгеннән килә.

– Кешеләр онлайн мохиттә күңел ачу һәм үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен вакытын жәлләми: алар онлайн сатып алулар башкара, аралашу өчен кеше эзли, онлайн уеннар уйный. Заманча социализация процессы цифрлы мохиткә бик тә бәйле. Шунысы да бар: социаль борчылу дәрәҗәсе югары булган кешеләрнең смартфонга бәйлелеге зуррак, – ди белгеч.

Блогер Ренат Галиәхмәтов үзенең фаббинг тарафдары булуын яшерми. Дөрес, элегрәк вакытта. Телефонга бәйлелек психик авыру дәрәҗәсенә җитәрлек булган хәтта.

– Хәзер мондый нәрсә белән чирләмим. Мин моның чир икәнен чынлап та аңладым һәм бетерү өчен тырыштым. Әйтик, элек иртән торуга, телефонга ябыша идем. Әйе, хәзер дә кулга алам. Әмма максатсыз түгел инде. Әйтик, файдалы, эчтәлекле мәгълүмат белән танышу өчен, – ди блогер. – Әти-әниләр янына кунакка кайткач, алдан ук фото-видео төшерәм дә телефонны читкә алып куям. Аралашуга күбрәк вакыт калсын, дим. Бала туу да зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Аның белән күбрәк вакыт уздыру теләге барлыкка килде. Машинада барганда да телефонда утырырга тырышмыйм инде хәзер.

Табиб-психиатр Александр Мещеряков гаджетларга бәйлелекнең сәбәпләрен аңлатты. «Бердән, үзеңә һәм башкаларга кирәк булырга омтылу. Икенчедән, ялгызлыктан курку. Өченче сәбәп – чынбарлыкта элемтәләр корудан курку. Мәсәлән, «котлыйм сине» дип тел белән әйткәнче, коры хат-хәбәр язу күпкә җиңелрәк бит. Бәйлелектән котылуның кызык бер ысулы бар. Әйтик, велосипедта барганда, йөгергәндә, бакча казыганда – гомумән, күләмле эш башкарганда телефон тотып булмый бит. Димәк, дәвасы – физик эш һәм активлык», – ди белгеч.

Ничек котылырга?

Фаббинг – кешедә яши-яши барлыкка килә торган гадәт ул. Алдарак искәрттек инде: аны проблема буларак та күптән түгел генә карый башладылар. Гадәт булгач, аннан котылып та була, димәк. Әйе, котылу вакыт таләп итәчәк, ләкин психик сәламәтлек һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләр тәртиптә булсын өчен кирәк ул.

  1. Телефонсыз почмак. Үзегез өчен шундый кагыйдә булдырыгыз: ашаганда беркайчан да, нинди генә хәл булса да телефонны кулга алмаска, янәшә куймаска. Бигрәк тә кем беләндер ашаганда.
  2. Югалтабыз. Телефоныгыз барлыгын онытыгыз. Әлбәттә, баштарак кул-аяксыз калгандай булырсыз. «Берәр җирдә төшереп калдырдым микән әллә?» дигән шикләр дә туар. Әмма ияләшерсез. Киресенчә, берничә сәгатькә телефонны берәр букчагызга йә киштәгә салып кую хәерлерәк тә булыр. Кайчагында югалтуларның да файдага булуын аңларсыз. Ул арада вакытны башкача үткәрергә мөмкин.
  3. Уйный-уйный онытабыз. Үзегезне сынап карагыз: ничә сәгать телефонсыз тора аласыз икән? Әйтик, билгеле бер вакыт узганнан соң, ихтыяр көчегез нык булган өчен үзегезгә кечкенә бүләк тә ясый аласыз.
  4. Игътибарны арттырабыз. Медитация ише тынычлану һәм игътибарны арттыру кебек ысулларны көндәлектә куллана башлагыз. Алар да булышмаса, психолог, терапевт кебек белгечләр белән аралашу зыян итмәс. Күпчелек бит, чынбарлыктан качам һәм ял итәм дип, смартфон белән мавыга башлый. Бу исә депрессиягә кадәр барып җитәргә мөмкин.

Башкаларга ничек булышырга?

  1. Үрнәк булыгыз! Сезнең якыннарыгыз арасында фаббер бар икән, аны телефон колы булудан коткару өчен, шәхси үрнәк күрсәтә аласыз. Әйтик, очрашкач, аңа күрсәтеп, телефонны читкә алып куегыз.
  2. Турысын әйтегез. Кеше үзенең хаталануын сизмәскә дә мөмкин бит. Шуңа да фабберга аның ни эшләгәнен турыдан әйтергә кирәк. Моның проблема икәнен аңлатырга да була. Әмма аны гаепләмәгез, тавыш күтәрмәгез! Тыныч кына үз кичерешләрегезне аңлатыгыз, ул телефонга текәлеп утырганда, үзегезне ничек хис итүегезне сөйләгез. Шундый сүзләрдән соң кеше уйга калырга тиеш.
  3. Чамасын белеп кенә. Берничә кеше бергә очрашкан вакытта, алдан ук кисәтеп куярга мөмкин. Мәсәлән, аралашу вакытында телефоннарны куеп торыгыз һәм соңыннан гаджетларга биш минут вакыт бүлеп бирегез. Бу вакыт арасында очрашуга җыелучылар хат-хәбәрләрне тикшереп алырга, шалтыратырга өлгерәчәк. Мөнәсәбәтләргә дә зыян килмәячәк.
  4. Кем карый – шул түли. Әйтик, сез кафе-ресторанда дуслар белән очраштыгыз, ди. Җанлы очрашуны «җансыз» телефоннар бозмасын өчен, алдан ук килешеп куегыз: кем телефонына текәлеп утыра – шул кафе-ресторанда ашап-эчү өчен түли. Нинди генә юмарт булса да, кешенең артык акчасы булмый ул.

 САН 

  • Тикшерүләр күрсәткәнчә, ресторанда бер кичке аш вакытында якынча 36 фаббинг очрагына юлыгырга мөмкин.
  • Үсмерләрнең 87 проценты күзгә-күз карап түгел, гаджет аша сөйләшү яклы.
  • Кешеләрнең 97 проценты телефон тотып ашаган вакытта ризыкның тәмсезрәк булуын әйтә.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү