Кариев театры артисты Илнар Низамиев: “Мине дөрес аңламаганнар”

Габдулла Кариев театры артисты Илнар Низамиев улы Искәндәрне Украинада баручы махсус операциягә озаткан дип хәбәр иткән идек. Актер моңа ачыклык кертте.

Илнарның улы армия сафларында булган. Шушы көннәрдә ул хезмәтен тәмамлаган. Әти-әнисе, туганнары аны 16 ноябрь көнне Казанга кайтып җитәр дип көтә.

– Нигәдер кайберәүләр улымны махсус операциягә китәчәк дип аңлаганнар. Дөрес хәбәр түгел бу. Улыбыз әлегә самолет көтә. Ә монда без аны көтәбез. Алдагысын әйтеп булмый, анысын үзе хәл итәр, – ди Илнар Низамиев.


Фикер өстәү