Апасы махсус хәрби операциядә катнашучы энесенә хат язган: «Төшенкелеккә бирелмә. Сине безнең бөтен нәсел саклый!»

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан шагыйрә Гөлүсә Хөсәенованың бертуган энесе Илнар Шиһапов махсус хәрби операциядә катнаша. Күптән түгел ул ялга кайтып, авыл мәктәбе укучылары белән очрашкан иде. Гөлүсә махсус хәрби операциягә энесен озаткан һәм аңа багышлап хат язган. Аның бер өлешен ул социаль челтәрендә урнаштырган.

– 1 ай Илнарның тавышын ишеткәнем юк. Төшләремә еш керә: әле авылда балачагы белән уйнап йөрим, әле икәүләшеп кокос ашыйбыз, имеш. Хатка әйтер сүзләремне язгач, кара-каршы утырып сөйләшкәндәй булдым. Хәзер аннан хәбәрләр аз, элемтә начар. Матур төшләргә, изге теләкләргә, догаларга өметләнеп көтәбез. Әй, авыр да соң көтүләр, – дип язган ул.

Хатында исә: «Синең турында «Татар-информ» агентлыгында язган иделәр. Синең майордан әнкәйгә рәхмәт хатын җибәрделәр. Күңелгә рәхәт. Апалар хәлеңне сорап тора. Барысыннан да сәлам.

Тартмалардагы тәм-томнар – барыбыздан да. Бик көтәбез сине. Алла бирсә, тизрәк күрешергә язсын. Син молодец! Оптимист! Төшенкелеккә бирелмә. Сине безнең бөтен нәсел саклый. Бик яратабыз сине! Көтәбез! Апаң Гөлүсә», – дип яза ул хатында.

 


Фикер өстәү