Татарстанда дус хатынын һәм яңа туган кыз баланы үтергән ир-атны хөкем итәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Якын чит илдә туып-үскән 29 яшьлек ир-ат «үтерү» һәм «мошенниклык» маддәләре буенча суд каршына басачак.
2017 елда ир-ат туган ягында була. Дус хатыны аңа яңа туган кызын калдырып китә. Ир-ат сабыйны үтерә. Әни кешегә исә «баланы имезүче хатынга бирдем» дип алдый. Бераз вакыт узгач, әни кеше кызын алып китәргә тели, ләкин баласының үтерелүен белә. Шуннан соң ир-ат дус хатынын да үтерә һәм Россиягә кача.
Былтыр май аенда ир-ат Усад авылында (Питрәч районы) яшәүче кеше белән таныша. Ир-атлар «салып» утыра. Кунак ир-ат танышының телефонын алып кача.
Бераздан аны хокук саклаучылар тота. «Сабый баланы үтерү», «җинаятьне яшерү өчен үтерү», «мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачыла. Прокуратура эшне Татарстан Югары судына тапшырган, диелә хәбәрдә.