Чаллы кешесе танышын үтергәннән соң, аның дус хатынын көчли, шушы хатынның кечкенә кызына карата азгын гамәлләр кыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
3 ноябрьгә каршы төндә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендәге фатирда табын корып утырганда бер ир-атны үтерәләр.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, иптәшен үтергәннән соң, исерек ир фатир хуҗасының 35 яшьлек сөйгән хатынын көчләгән, ә аннан соң шушы хатынның 6 яшьлек кызына карата сексуаль характерда көч кулланган.
«Көчләү» һәм «Кечкенә балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.