Түбән Камада волонтерлар үтеп баручыларга бушлай битлек тараттылар. Кешеләр саклау чараларын рәхмәт әйтеп алган. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зинһар, битлекне алыгыз», — дип мөрәҗәгать иткән «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары «Гаилә» паркында шәһәр кешеләренә.
Шәһәр халкы сүзләренчә, урамда битлек тарату яхшы идея. «Чираттагы тапкыр безгә сәламәтлек — иң зур байлык булуын искәрттеләр, һәм бу очракта ул безнең кулда», — диде шәһәрдә яшәүче Екатерина Белоусова.