Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар турында: “Атылды да сүнде йолдыз”

Башкортстанның “Сибай” артисты 23 яшьлек Илнар Хәтмуллин бөтен якыннарын сагышка салып арабыздан китеп барды. Аны сагынып еламаган кеше юк. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә! Әмма бернишләп тә булмый. Егет ватанны саклап һәлак була.

Илнар 28 июнь көнне яралана. Аның авыр хәлдә булуы турында хәбәр итәләр. Егетнең бер аягын ампутациялиләр, кулы, күкрәге, башы яралана. Озак та үтми, 30 июньдә Илнарның һәлак булуы ачыклана. Илнарның 5 айлык улы Аслан ятим, хатыны Фидәлия тол кала.

Илнарны 10 июль көнне бию көе астында алкышлап соңгы юлга озаталар. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова Илнарның әнисенә «генерал Шәйморатов» ордены, Илнар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Алексей Батайкин хәрбинең тормыш иптәшенә «Батырлык» ордены тапшырган.

Илнарның туганнары, дуслары аның турындагы фикерләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша.

– Андый биюче бик сирәк туа. Ул 3 яшеннән биеп үсте. Бик талантлы иде. Каян килеп чыкты бу сугыш! Күпме гомерләр кырыла. Илнарыбызның рухы шат, туфрагы җиңел булсын иде. Без аны онытмабыз, – ди дуслары.

Илнарга багышлап бик күп шигырьләр дә язганнар. Шуларның берсе — Әлниса Кәримова-Алдырханова.

«Сибай» ансамбле зур югалту кичерде. Сәхнә йолдызы – биюче Илнар Хәтмуллинны югалту барыбызны да зар елатты. Күңел кичерешләрем шигъри юлларга салынды, дип яза ул.

Атылды да сүнде йолдыз…

Кояш кебек бала иде,

Йөзеннән нур сибелде.

Яшәүгә дәртләндерде лә,

Әй, оста бии белде.

Бию серен өйрәнгәндә

«Очкын»нан очкын алды.

«Игзаков»ны биюләре

Хәтергә уелып калды.

Ут чәчрәтеп биегәндә,

Чылбырлы күн итеген

Алыштырды яуныкына –

Киде солдат итеген.

Туган җирдән озатканда

Биеде дә биеде.

Туктаусыз биеде, гүя,

Кагылган бию җене.

Атайсал Ирәндегендә

Канат ныгыткан бөркет.

Су сөлеге кебек егет

Калмады һич тә өркеп.

Иле өчен гомерен бирде,

Яуга-алга омтылды.

Челпәрәмә килде язмыш,

Тимер ярчык онытылды.

Өметләнеп көткән идек

Исән-имин кайтырын.

Кинәт югалттык йолдызны,

Югалттык ил батырын.

Атылды да сүнде йолдыз…

Калдырып тик яктысын,

Каһәрле сугыш урлады

Егетнең иң яхшысын.

Йөрәк әрни, күңел сыктый

Сагыш үзәкне өзә.

Күтәрә алмаслык кайгы

Инде ничәнче өйдә.

Зар елый дуслар, туганнар,

Әти-әнисе, кәләше,

Яраларга дәва булмас

Беркемне дә киңәше.

Оҗмах кошына оҗмахның

Капкалары ачылсын.

Кадерле кешеләренең

Кайгылары басылсын.

Бию канатлар куяр,

Рух кошы – әтисе улы.

Нәсел җепләрен ныгытып

Үсәр биюче улы.

Хәтмуллин Илнар исемен

Мәңгеләштерер калам.

Талант, батырлык өлгесе

Һәрчак хәтердә кала.

 


Фикер өстәү