Хәния Фәрхинең һәйкәлен урыныннан алганнар

Хәния Фәрхинең туган ягы Башкортстанның Тәтешле районындагы һәйкәлен алганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчының туганы Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә монумент вакытлыча гына алына. Бу хакта Башинформ яза.

Һәйкәл тирәсендәге территория төзекләндерү сәбәпле, аны алып торырга булганнар. Төзекләндерүгә акча бүленгән инде. Яктылык үткәрү, тротуарны плитка белән ясау, чәчәкләр утырту планлаштырыла. 2023 елның 30 маена, Хәния Фәрхи туган көненә, легендар җырчының һәйкәле урынына куелачак.

Искәртеп үтәбез, һәйкәл быелның язында ачылган иде. Авторы — скульптор Халит Галиуллин.


Фикер өстәү