ҮБЕШҮ / ХӘБИР ИБРАҺИМ

Авылга кунак кызы кайткан. Аны озату хыялы белән җилкенеп клубка төштем. Кыз артыннан көтүләре белән ияргән яшь җилкенчәкләр берәм-берәм читкә кагыла бардылар, кунак кызы янында, ниһаять, бер мин генә басып калдым. Аның шулай килеп чыгасы алдан ук билгеле булды: бу гүзәлкәй туганнарыма кунакка кайткан, ул минем туганнан туган сеңлемнең иптәш кызы.

Авыл җирендә төннәр гаҗәеп караңгы вә серле була. Багана башларында, тыкрык саен, утлар янып торсалар да, урамда тере кеше күрәм, берәр җирдә абынмыйча, егылмыйча исән-сау гына кайтып җитәм димә инде! Ә мин төннәрен ялгызым гына йөрергә яратам, тыңланам, җанга рәхәт, беркем дә комачауламый, фикерләрне чуалтмый. Төнге авыл, йокы патшалыгы сымак, үз ирке белән яши, әнә җәй көз артына тәгәрәп китеп бара, беравык шулай шырт иткән тавыш та ишетелми башлый, серле вә шомлы тынлык урнаша. Тик ул озакка бармый, ике урам чатында бер сәбәпсезгә кемнеңдер каты итеп эте өрә башлый, кырда җир сөреп маташкан тимер ат гөрелдәве тагын да көчәя төшә, агач тыкрыктан салкын иләс җил исеп куя, ниндидер бер сәер төнге кош, авыр сулап, ухылдап куя, авыл башында берәр ерткыч җанварның әче авазы җанны тетерәндереп ала, куркуны көчәйтә…

Ә бүген мин ялгызым түгел, бүген мин кыз белән! Кунак кызы белән! Ялгыз чагымда ишеткән төнге авазларны мин бүген дә ишетәм, тик үзем генә түгел, аның белән бергә ишетәм. Җаным сизә: үз кеше, мине аңлый торган кеше…
-Өйгә керергә иртәрәктер бит әле! – дип сорадым мин кыюсыз гына, аны үз тирәмнән югалтудан куркып. – Йөрик әзрәк…кунакка кайткач…сүләшик…
-Төне буе йөрсәм дә берни юк! – диде кыз, — мин Рәшидәдән сарай ачкычын алдым…
Әлеге сүзе сынык йөрәгемә май булып ятты! Вәт бит, әй! Аңа өйдәгеләрне уятып, өйгә кереп торырга да кирәкми, аңарда сарай ачкычы бар! Гади генә түгел, ә изге ачкыч, ул шул ачкычы белән сарай ишеген ачып керер, ә ул сарайга минем кергәнем бар, туганнар сарае бит, җылытылган сарай, җайлы җир, җәен өйдә урын җитмәсә, шунда чыгып куналар, — өсте-өстенә мендәрләр түшәлгән йомшак түшәк. Димәк, төн безнеке! Без дә – төннеке!

Юк, юк, мин каядыр еракка киттем кебек! Әле кызның кулыннан да тотып карамаган, ә уйларымда инде аның белән түшәк уртаклашам түгелме?! Юк, миңа һичкенә дә алай уйларга ярамый, андый гөнаһлы уйлардан арынырга кирәк, кыяфәтенә, сөйләшүенә караганда ул шактый тәртипле, тәрбияле кызга охшаган. Без ир-егетләр барчабыз да бер төрлерәк фикер йөртәбез, яулау чиреннән арына алмыйбыз, ә кызлар, хатын-кызлар күп очракта язмыш юлын тирәнрәк сөрәләр. Башта танышу вә соңрак кавышу уе белән янган кыз-кыркынны аңлар өчен Ходай акыллары кирәк, күрәсең! Рәшидә (туганнан-туган сеңлем) белән алар бергә калада укыганнар һәм әле быел гына укуларын тәмамлаганнар. Мондый яшьтә кызлар яхшы эшкә урнашу турында гына уйламый, ә яхшы иптәш табу турында да уйлый. Тик мин әле яшь шул, егерме өчне генә тутырып киләм, өйләнү түгел, ә көйләнүне уйлап йөрим.

Кино актрисаларындагы кебек коеп куйган чибәрлек тапмасам да, мин аңарда авыл кызларына гына хас булган гади мөләемлек вә шул күңел сафлыгы берлән үзенә җәлеп иткән чиксез бер тарту көчен тойдым. Без аның белән тәңгәл килерлек кешеләр идек. уйларыбыз да бер төрле, хәтта буебыз да бер тигез. Ул да укыган, мин дә укымышлы, районда эшләп йөрим. Хәер, кимчелекләрем дә җитәрлек, тик минем бер яхшы ягым бар: мин кешене тыңлый беләм. Бигрәк тә каршы якны, үзгә җенесне. (Чибәр затларга багышлап күпме дәртле әсәрләр язылган да, аларның тормышын тасвирлап, күпме гаҗәеп вакыйгалар вә фаҗигаи хәлләр шәрехләнгән. Боларның барсы да хатын-кызны тыңлый вә аңлый белүдән килә!)

Сүзгә шактый оста булып чыкты ул, сөйли дә сөйли, ә мин аны тыңлап туя алмыйм. Сөйләшкән сүзләребез дә (инде ни кызганыч!) хәтердә калмаган, шуңар күрә аны хәзер искә төшереп һәм яңасын иҗат итеп утырудан тәм тапмыйм. мәгънәсен дә күрмим. Урам юлларын шактый озак кына таптый торгач, без, аякка ял булыр дигәндәй, агач рәшәткә белән уратып алынган бакча каршындагы бүрәнәләр өеменә чүгәлдек. Әйбәт урын булып чыкты тагын: утырырга да җайлы, җилдә чайкалган фонарь яктысы да күзгә төшеп интектерми. Бүрәнә өстенә менеп кунаклагач, сүзләр дә, сөйләшүләр дә кимеде. Кабат иләс җил исеп куйды һәм ул безне, шул килеш ирексезләп, бер-беребезгә елышырга, сыенырга мәҗбүр итте. Мин, ниһаять, аның кулыннан алдым, озын һәм нечкә бармакларының табигый салкынын, юаш назын вә рәхәтен тойдым. Дәрте уянган гәүдәм акрын гына аны үз ягыма тартты. Ул башын җилкәмә салды. Мин тилереп аның хушбуй исе аңкып торган төз муеныннан үптем, анасы янында җылы эзләгән кош бәбкәседәй, ирен очымны әнә шул оҗмах уемына төрттем. Иреннәр иренгә үрелгәнне сизми дә калдык, башта бик акрын гына…телне тел очына тидереп кенә үбештек, аннан ул тагын да көчәйде, ешайды. Озак кына туктый алмадык: рәхәт иде чөнки, җан рәхәте. Андый татлы һәм назлы үбешүне (ул вакыт тәҗрибәм аз иде!) мин үз гомеремдә беренче мәртәбә татыдым. Аннан соң минем тормышымда бик күп күрешүләр, үбешүләр. сөюшеләр булды, ләкин андый үбешүне бер нинди үбешү вә сөешүләр белән дә чагыштырырлык түгел иде. Мин аның тәмен, ямен мәңгелеккә йөрәк түремә салып куйдым, онытмадым, хәтердән җуймадым.

Шул үбешүдән дөнҗамны онытып, кызның кулыннан катырак кысканмын икән, мескенкәем хәтта, сискәнеп, җиңелчә генә каршылык күрсәтте…
Мин кызны Рәшидәләрнең капка төбенә тиклем озата бардым. Соң иде инде. Төнге өчләр булса кирәк. Төн әзрәк яктыра да төшкән иде…
-Кайчан китәсең? – дип сорадым аңардан. Моңсу идем, хәер, моңсулык һәрчак җитәрлек иде миндә.
-Иртәгә…
-Иртәгә? – Минем йөрәгем өшеп куйгандай булды. Мин әле аның белән кабат очрашып, тагын берничә көн аралашырга уйлаган идем, ләбаса! Юк икән! Өметләр өзелде!
-Кеше тыңларга яратам, дисең, — дип балкып елмайды ул, багана яктысыннан төшкән утта, — ә үзең кеше тыңлый белмисең икән…
-Хәтердән чыккан…ни…нәрсә?
-Ульянда эшкә урнаштым дип әйттем бит. Берсекөнгә эшкә чыгам, иртәгә китәргә кирәк, юл ерак, поездлар көн аралаш кына йөри…
-Бәлкем…калырсың азга…
-Юк, иртән иртүк торырга кирәк, йоклап калырмын, дип куркам. Рәшидә уятса гына инде…
-Тагын…кайчан күрешербез…соң…
-Күрешербез…
-Ничек?
-Рәшидә аркылы…хәбәр тотарбыз…авылыңны беләм…адресыңны…хат язармын…яме…

Мин өйгә кайттым. Өйдә тәмле төшләр күреп, йокы симерткән әти-әнине хафага салырга теләмичә, җәйге кухняга кереп яттым. Гараҗ белән аш ягын берләштергән бер кечкенә генә бина ул, көндәзләрен ашау-эчүләр шушында үтә, өстәл түрендә самавары, чатта суыткычы басып тора. Бер кешелек, кирәк чакта кереп аварлык кына иске диван тора. Мин тиз генә чишенеп, яшел юрган астына чумдым. Юрган салкын, юка, каты, озак кына җылына алмыйча яттым. Йокы төшмичә интектерде, аптырагач, утны яндырып, китапка үрелдем. Тәрәзә төбендә берничә шигырь китабы аунап ята, шуларның берсен, кулыма алып, укый башладым. Үз гомеремдә бик күп шагыйрьләрне укырга туры килде, әле дә укыйм, шигъри сүз ул җанны тәэсирләндерә, хисләрне тәрбияли, күңел төпкелләрен актара. Син кичергән хисләр белән аваздаш була ала, бүгенге халәтеңне аклый. Тиз-тиз генә китап битләрен актарам, үз халәтемә туры килешле шигырьне эзләп табам…
Мы с тобой не играли в любовь,
Мы не знали такого искусства,
Просто мы у поленницы дров,
Целовались от странного чувства…

Мине иртән таңда уяттылар. Тәрәзә артында Рәшидәне күргәч, бик шаккатмадым, аңладым. Кунак кызы автобуска соңга калган икән, йоклап калган, мескенем, уятмаганнар да үзен! Колхоз автобусы иртәнге җиделәрдә кузгала, ул тимер юл станциясенә хәтле бара, соңга калсаң, авылдан җиңел генә чыгып китәм димә. Әтинең “Нива” машинасын кабызып, юлга чыктык, кунак кызы, бу юлы күп сөйләшмәде, тын гына үз уйларына бирелеп барды. Аңарда мин белгән төнге кызның эзе дә калмаган кебек: кашы җыерынкы, чырае кысылган, битараф, бар булган уе – тизрәк барып җитү һәм поездга соңга калмау. Юл буе бер күзем юлда, икенчесе аңарда булды. Төнлә тән вә йөз кимчелекләрен шәйләп бетерү мөмкин хәл түгел, мин ул аларын да күрдем. Ирене өсләрендә җыйнак кына матур миң күреп аптырадым, караңгыда кызны үпкән чакта шуны күрми калганыма тагын бер кат гаҗәпсенеп бардым…

Без килгәндә аның поезды перрон каршында басып тора иде. Өч кенә минут тора икән, шулай диделәр. Мин кассага билет алырга дип чаптым, ә ул, үз-үзен белештермичә, поездга таба йөгерде. Бер кулында көпчәкле саквояж, ул бетон тротуардан сызгырып кына бара, икенчесендә – селлофан пакет. Әнә шул пакет кинәт кенә төбеннән ярылып китте һәм аның эченнән азык-төлек, алма-яшелчә коела башлады. Күрәсең, минем туганнар аңар, юлга чыгар алдыннан, шуңар күчтәнәч тыгып җибәргәннәр. Ул аларны җыйнап тормады, пакеты белән бергә тротуар кырына ташлап, инде кузгалырга торган поездның вагон тоткасына барып ябышты. Мин билет алып чыккан арада поезд инде акрын гына кузгала башлаган иде. Ул, мине көтеп, тамбур эчендә басып тора икән. Мин аңар билетын тапшырырга гына өлгердем, поезд, көчәнеп, шундук тизлекне арттырды. Саубулашыр алдыннан, мин аны кочып, соңгы тапкыр булса да үбәрмен дип уйлаган идем, тик теләгем тормышка ашмады. Андый чакта үбешү турында уйлау мөмкин нәрсә түгел иде. Шуннан соң мин аны башка беркайчан да күрмәдем. Хәер, аңардан җылы хәбәрләр, сәламнәр килгәләде, ләкин алар шул хәбәр һәм сәлам җилләре генә булып калдылар, шуннан узмадылар…
Уйларым кайчак шул кызны озаткан капка каршынарга кайтып төшә. Мин ул чакта аны кочагымнан ычкындырырга теләмәсәм дә, аның артыннан ияреп керергә базмадым. Шунысы да бар: әгәр дә шулчакны аның белән җылы сарайга кергән булсам, бүрәнә өстендәге татлы үбешүне онытып, бары тик сөюшүне генә истә калдыра алган булыр идем.
Ә тормыш туктамый, дәвам итә. Хәзерге яшьләр ничек үбешәләрдер, без ансын белмибез, безнең өчен ул караңгы. Авылга кайткач, төнлә урамга чыгып колак салам, ә юк, авыл үлмәгән икән әле, яши, аның белән бергә мәхәббәт тә яши. Каядыр якында гармун тавышы килә, гармунга кушылып яшьләр моңлана:
Эх, кара каш, кара күз,
Замечательная!
Күрешкәчтен үбешүләр
Обязательная…


Фикер өстәү