Татарстанда метапневмовирус көчәйгән: бу инфекция нинди куркыныч тудыра?

Быел Татарстанга 2009 елгы H1N1 штаммы килә. Моннан 13 ел элегрәк бөтен дөнья күләмендә котырган дуңгыз гриппы бу. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, 2020 елда грипптан авыручылар булмаган, ә 2021 елда коронавирус сәбәпле кертелгән эпидемиягә каршы чаралар нәтиҗәсендә инфекцияне йоктыручылар аз санда теркәлгән.

Аның әйтүенчә, халык чирләмәгәч, чиргә карата табигый иммунитет та кимегән. Иң элек йөкле хатын-кызларның, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балаларның инфекция йоктыру куркынычы зур. Нәкъ менә шулар беренче чиратта прививка ясатырга тиеш, димәк.

Бүгенгә Россиядә грипп йоктыруның 70тән артыграк очрагы теркәлгән. Шуның 70 проценты – дуңгыз гриппы. Узган атнада Татарстанда да бер кеше шуны йоктырган. Шул ук вакытта метапневмовирус дигән инфекция көчәеп киткән. Узган елда ике кеше генә чирләсә, быел инде 57 авыру очрагы теркәлгән. Башлыча сулыш юлларының югары өлешен зарарлый. Әмма инфекция еш кына түбәнгә төшеп, бронхит һәм сулыш юлларында ялкынсынуга да китерә. Инфекция, башка вируслар белән кушылып, чирне көчәйтергә мөмкин, ди Любовь Авдонина.

Коронавируска килгәндә, республикада инфекция ияртүчеләр саны инде ике ай дәвамында кими.


Фикер өстәү