Чаллыдагы бер мәктәп укучылар аяк киемнәрен урамда алмаштырырга мәҗбүр

Ведомство җавабыннан күренгәнчә, укучыларга шулай уңайлырак.

Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе мәктәп укучыларының урамда аяк киемен алыштыруларына бәйле хәлне аңлаткан. Ведомство җавабыннан күренгәнчә, балаларга шулай уңайлырак. Укучылар белән сөйләшкәннән соң шул ачыкланган. Бу хатка «Татарстан 24» яза.

56 нчы мәктәп администрациясе хәбәр иткәнчә, аяк киемен алыштыру өчен эскәмияле махсус урын бар. Шуңа да карамастан, Мәгариф идарәсе килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклап, алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрергә кушкан. Педагоглар һәм ата-аналар комитеты әгъзалары белән сөйләшү булачак.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлап җибәргән. Күзәтчелек ведомствосы мәктәптә аяк киемен алыштыру өчен тиешле шартлар тудырылу-тудырылмавын һәм укучыларның хокуклары санга сугылу-сугылмавын ачыклаячак.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Чаллыда мәктәп укучыларының, киенү-чишенү бүлмәсендә урыннар җитмәү сәбәпле, аяк киемен урамда алыштырулары турында хәбәрләр пәйда булган иде.


Фикер өстәү