Мәктәптә укучыларның аяк киемнәрен урамда алыштыруы турындагы видео таралганнан соң, директор урынбасары аңлатма бирде

Социаль челтәрләрдә мәктәптә балаларның аяк киемен урамда алыштыруын төшергән видео таралганнан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Видеода 56нчы мәктәп укучылары урамда аяк киемнәрен алыштыра. Әлеге күренешне әниләрнең берсе видеога төшереп алган. Бу беренче шундый очрак түгел ди. Урамда салкын. Балалар өши. Мәктәп эчендә урын юк мени? Ата-аналар аптырашта. Мәктәп җитәкчелеге нинди фикердә соң? Әлеге хәл хәтта шәһәр прокуратурасында кызыксыну уяткан.

«Шәһри Чаллы» редакциясенә мәктәп директоры урынбасары Гөлгенә Шафигуллина аңлатма биргән:

—  Балалар аяк киемнәрен мәктәп эченә кереп кияргә тиешләр. Ата-аналарны без кертмибез. Кемнәр балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтмәгән, шул ата-аналар үзләре үк балаларының аяк киемнәрен урамда алыштыртып кертеп җибәрәләр. Нигә кертмисез? Монда салкын бит! дип, үземнең дә ничә тапкыр әйткәнем булды. «Мы не хотим» диләр. Хәтта курткаларын да иң өстенә салып кына чыгып китәләр. Салкында сөйләшә-сәйләшә, көлешә-көлешә киенәләр. Җаваплары — «мы так хотим!» Беренче этаж беләсезме нинди зур! Бөтенесенә дә урын җитәрлек. Күпме эскәмия тора. Бөтен уңайлыклар бар.

Бүген мәктәпкә ата-аналарны да чакыртканнар. Аларга бөтен уңайлыкларны күрсәткәннәр.


Фикер өстәү