Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләренә: «Оялмагыз, үзегез өчен сорамыйсыз, дәүләт бурычын күздә тотып сорыйсыз»

Соңгы өч көндә республикада Россиянең 48 төбәгеннән һәм чит илләрдән 300ләп тирәсе татар эшмәкәре эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа хезмәттәшлек юлларын эзләде. «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы быел унбишенче тапкыр уздырылды. Эре һәм урта бизнес вәкилләре, үзмәшгульләр беренче көнне Яшел Үзән районындагы икътисади зонага бардылар, очрашуларда татар оешмаларына керү мөмкинлеген карадылар. Моннан тыш, үзләре җитештергән продукцияне маркетплейс системасы аша төбәкләргә һәм чит илләргә сату мөмкинлеге белән дә таныштылар. Иң яшь эшмәкәр Башкортстаннан килгән иде. Аңа  24 яшь. Ә иң өлкән бизнес вәкиленә 81 яшь, дип игълан иттеләр. Ул Мордовиядән килгән.     

Форумның пленар утырышы Казанның «Бәшир Рәмиев исемендәге IT парк» технопаркында узды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. «Бүген Татарстан – Россиянең таяныч төбәкләренең берсе. Куәтле җитештерү комплексы һәм һөнәрендә иң югары осталыкка ирешкән кыр батырлары, киң үсеш алган инфраструктурасы, Россия Хөкүмәтенең һәм Президент Владимир Путинның ярдәме нәтиҗәсендә республика социаль-икътисади тотрыклылыгын саклап килә. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар һәрвакыттагыча милләтара һәм динара татулыкны, гражданнар җәмгыятендә тынычлыкны саклауга омтылуыбызны бөтен дөнья алдында тагын бер кат раслады», – диелгән иде әлеге сәламләү хатында.

Россиядән һәм чит илләрдән килгән эшмәкәрләр үз эшчәнлекләре белән уртаклашты, яңа проектлары белән тыныштырдылар. «Иң мөһиме Татарстанда бизнес өчен барлык шартлар да тудырылган һәм безнең арада ышаныч бар, чөнки Татарстан – безнең кече Ватаныбыз һәм ата-ана йорты». Һәр кешенең диярлек чыгышында әлеге фикер кызыл җеп булып үрелеп барды.

Кемдер үз эшчәнлеге белән таныштырса, кемдер яңа проектларын тәкъдим итте. Әйтик, Төмән өлкәсе эшмәкәре, «Полимерпласт» җәмгыяте генераль директоры Ринат Гайсин республиканың Лаеш районында яңа завод ачарга теләвен белдерде. Тәкъдим ителгән проекттан аңлашылганча, әлеге бинага киләсе елның кварталында нигез салыначак һәм 2024 елда эшли башлаячак дип планлаштырыла.

Иң хисчән, ихлас чыгыш Татарстан кызы, хәзерге вакытта гаиләсе белән Мурманск өлкәсендә яшәүче шәхси эшмәкәр Лилия Тарзиминаныкы булгандыр. Шушы чарада катнашуына ихластан сөенеп, мондый мөмкинлек тудырган  өчен, Васил Шәйхразыевка зур рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Кайчандыр бизнесвумен булырга хыялланган кыз теләген чит төбәктә тормышка ашырган. Бүген ул тәм-томнар, баллы ризыклар пешереп сату буенча үз эшен җитәкли, эш урыннары тәкъдим итә.

– Эшмәкәр буларак беренче адымнарымны Казанда ясаган идем, – диде ул. – Кияүгә чыккач, хәрби хезмәттәге ирем белән Североморск шәһәрендә яши башладык. Ике кызыбыз бар. Без анда да татар телебезгә, гореф-гадәтләргә, милли ризыкларга игътибарны киметмәдек, балаларыбызга да шуны сеңдереп яшәргә бик нык тырышабыз. Аларга дини үрнәк күрсәтәбез. Гаилә белән беррәттән, якташларыбыз белән элемтәдә торабыз, милли бәйрәмнәр оештырабыз.

Пленар утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгытырга өндәде.

– Бүген федераль хөкүмәт ярдәмендә, гамәлдәге илкүләм проектлар, дәүләт программалары ярдәме белән Татарстан республикага федераль акчалар җәлеп итүдә актив катнаша. Сез дә бу программаларда актив катнаша аласыз. Татарстан бизнесы белән тагын да элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләрен табыгыз. Сәүдә-сәнәгать палатасы, эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр берлеге, иҗтимагый оешмалар бу бурычны хәл итүгә әзер, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, хәзер булган темпларны киметмәү бурычы тора.

– Оялмагыз, үзегез өчен сорамыйсыз, дәүләт бурычын күздә тотып сорыйсыз, үҗәтлегегезне күрсәтегез, чөнки сез үз җирлегегездәге татар диаспорасын берләштерү бурычына да алынырга тиеш. Татар дөньясын саклап калу  чараларын күрерсез дип уйлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ул татар эшмәкәрләренә. – Без татар халкының телен, мәдәниятен, изге традицияләрен сакларга тырышабыз. Россиядә руслардан соң – икенче, Татарстанда ул – беренче милләт. Безнең өчен барлык милләтләрнең үзара тату яшәве мөһим. Фундаменталь кыйммәт бу.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү