Казанда Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләделәр

 «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы  бу өлкәдә эшләүчеләргә ярдәм итү һәм яңа алымнар булдыру максаты белән үткәрелә. Конкурста педагоглар, депутатлар, полиция хезмәткәрләре, судьялар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, журналистлар, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үткән бүләкләү тантанасында катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.

– Сез үз хокукларын һәм бурычларын аңлый торган гражданнарны тәрбияләүдә катнашасыз.  Ялгышканнарга дөрес юлга басарга ярдәм итәсез һәм бу бик мөһим. Балигъ булмаганнарга игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде Ләйлә Фазлыева. – Бүген балалар белән эшләү җиңел түгел һәм моны әти-әниләр дә, педагоглар да аңлый. Җәмәгать тәрбиячесе булу – авыр хезмәт. Балигъ булмаганнар сезнең ярдәмегез белән үсә һәм алга бара. Укырга әзер булган баланы укыту җиңел, ә менә укырга теләмәгән баланы өйрәтү бик катлаулы. Бу мәсьәләдә һәрчак ярдәмчеләр кирәк.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да җәмәгать тәрбиячесенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

– Балалар турында кайгырту, гаилә иминлеген саклау безнең барлык социаль проблемаларыбызны хәл итүдә беренче планга чыга. Сез башкарган эш безнең республикадагы һәр кеше өчен бик мөһим. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Чит кеше баласы өчен үз өстенә җаваплылык алырга һәм аны яңа тормыш юлына чыгарырга һәркем батырчылык итми. Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек булсын, иҗади көчегез, энергиягез ташып торсын һәм иң мөһиме, чит балалар булмавын исегездә тотыгыз, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү