Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьер Дмитрий Чернышенко белән Иннополистагы 3 яңа тулай торак төзелеше белән танышты

Яхшы укыр өчен торак шартларының да яхшы булуы кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьер Дмитрий Чернышенко белән берлектә, Иннополистагы өч яңа тулай торак төзелеше белән танышты.

Моңа өстәп республика җитәкчесе һәм Хөкүмәт рәисе урынбасары биналар эксплуатациясендә кулланыла торган мәгълүмати модельләштерү технологиясе (ТИМ) эшен дә тикшерде.

– Россиядә җитештерелгән программа тәэминаты нигезендә Иннополиста эшләтеп җибәрелгән система ул. Ул бинаның барлык коммуникацияләре — җылылык, электр, интернет челтәрләре белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә, – диде Дмитрий Чернышенко. Аның сүзләренчә, әлеге системаны бөтен ил буенча гамәлгә кертергә ният бар.

Иннополистагы тулай торакларга килгәндә, алар Россия Президенты тәкъдиме белән барлыкка килгән “Фән һәм университетлар” илкүләм проекты кысасында төзелә. Федераль бюджеттан бина төзелеше өчен 2,5 млрд сум күләмдә акча бүлеп бирелгән. Киләсе елдан бирегә беренче студентлар урнаша алыр дип көтелә.

– Бүген илебезнең технологик мөстәкыйльлеген тәэмин итү бурычы беренче планга чыга. Бу барлык өлкәләргә, шул исәптән төзелешкә дә кагыла, – диде Рөстәм Миңнеханов та бу җәһәттән. Аның сүзләренчә, 2022 ел азагына төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнергә тиеш.


Фикер өстәү