Галимнәр ярканатларда биш яңа вирус тапкан

Галимнәр ярканатларда биш яңа вирус, шул исәптән ковидка якын булганын да тапкан, дип хәбәр итә РИА Новости. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Австралия һәм Кытай галимнәре төркеме кешеләр арасында тарала ала торган биш яңа вирус тапкан. Шуларның берсе пандемиягә китергән коронавируска бик якын.

Галимнәр командасы 2015 елдан 2019 елга кадәр Кытайның Юньнань провинциясендә оча торган 149 ярканат үрнәген алган. «Без биш төр вирусны ачыкладык, алар кешегә яки терлекләргә таралырга сәләтле», дип белдергән галимнәр.

Билгеле булганча, ярканатлар берьюлы берничә төрле вирус йөртә ала.

«Димәк, коронавируска охшаган вируслар әле дә Кытайда ярканатлар организмында яши һәм куркыныч тудыруны дәвам итә», дип искәртә тикшерү авторы, Сидней университеты вирусологы Эдди Холмс.

 


Фикер өстәү