Казанда бер яшь ана яңа туган сабыен чит шәһәрдә яшәүчеләргә «бүләк иткән»

Казанда 23 яшьлек хатын-кызны бала белән алыш-биреш ясауда гаепләгәннәр. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” хәбәрчесенә Татарстан Прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, әлеге хатын-кыз 2020 елның декабрендә, матди хәле авыр булуы сәбәпле, нарасыена яңа ата-ана эзләү турында интернетта белдерү урнаштырган. Пятигорскида яшәүче ике кеше, шул белдерү буенча элемтәгә кереп, Казанга килгән.
Алар 26 декабрьдә Казанның ЗАГС идарәсенә баланың әтисе турында ялган мәгълүматлар тапшырып, ялган таныклык алганнар. Икенче көнне яшь ана үз баласын һәм барлык документларын Пятигорскидан килүчеләргә бушлай биреп җибәргән.
Хәзерге вакытта җинаять эше Яңа Савин районы судына карап тикшерүгә җибәрелгән.


Фикер өстәү