Гөлназ Сәфәрова Эльмира Сөләйманова турында: «Әрнеп, елап шалтыраткан иде»

Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова турында хатирәләре белән социаль челтәрләрдә бүлешкән.

– Эльмира Сөләйманованың үлеме турында уйлап йөрим. Юмор хисе, беркайчан да кеше сөйләмәве белән ошый иде ул миңа. Аның беренче тапкыр сәхнәгә чыкканы, «Миңа шундый каты итеп кул чаптылар, ә чәчәкләрне кайчан бирә башларлар икән?!» дип, балаларча сораганы әле дә күз алдымда. Аннары китте концертлар, чәчәкләр… Ә соңрак Эльмира югалды, сәхнәләрдә сирәк күренә башлады. Ул моңа бик борчылды. «Гөлназ, мине концертларга чакырмыйлар!» дип, әрнеп, елап шалтыратты узган ел.

Шул сөйләшүебез соңгысы булган икән. Мондый югалтулар кеше гомере, яшәеш турында уйларны тирәнәйтә. Тормышта нинди генә авыр хәлләр, күңел төшенкелеге, җиңеп чыга алмаслык тоелган ситуацияләр булса да, алардан чыгу юлын табып була. Ә менә теге дөньядан кайтып булмый. Хуш, Эльмира-күңел кошы! Урының җәннәттә булсын, балаларыңа, әниеңә сабырлык телим, – дигән Гөлназ.

 

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»


Фикер өстәү