Җырчы Руслан Кираметдинов Яңа елны кем белән каршылаячагы турында әйткән. Бу хакта ул «Туган тел» каналы алып баручысы Ирина Вәлиуллинага сөйләгән, дип яза Артистлар ру.
– Яңа ел — гаилә бәйрәме. Элегрәк мин бу бәйрәмне гаилә белән үткәрә идем. Хәзер әти-әниләр, балалар белән уздырырга тырышам. Алла теләсә, Яңа елны балалар белән каршы алачакбыз. Улым: «Әти, бергәләп каршылыйсы килә», – дип шалтыратты инде. Яңа ел мизгелләрен кечкенә чакта бик көтә идем. Кыш айларын шушы бәйрәмгә әзерлек өчен яратам.