Владимир Путин күпме ир-егетнең махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенуын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация кысасында ничә кешенең хәрби хезмәткә чакырылып та, әле махсус хәрби операция зонасына китмәвен әйткән.

– Хәрби көчләр сафларына 300 мең кеше чакырылды. Аларның бер өлеше хәрби хәрәкәтләр зонасында инде. 150 меңе – полигоннарда. Махсус хәрби операция алып бару өчен җитәрлек көч бу, – дигән Президент Оборона министрлыгының коллегия утырышында ясаган чыгышында.

Дәүләт башлыгы шулай ук өлешчә мобилизациянең билгеле бер проблемаларны ачыкларга ярдәм итүен искәрткән. Иң элек комиссариатлар системасын яңартырга кирәк, дигән ул.

Моңа кадәр Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга, бүген алгы сафларда көрәшүчеләргә рәхмәт сүзләре белдереп, Ватаныбыз өчен һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алуны сораган. Ул шулай ук солдатларыбызның, куелган бурычларны эзлекле төстә үтәп, батырларча көрәшүләрен әйткән.


Фикер өстәү