Яман шеш белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкның хәзерге вакытта кайда икәнлеге мәгълүм булды

Хәзерге вакытта Россия актрисасы Анастасия Заворотнюкның хәле турында аның якыннары гына белә. Алар 4 елга якын сер саклыйлар, глиобластома белән авыручы Анастасияне камера объективларына «эләктермәү» өчен тырышалар.

«КП» хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Анастасия онкология клиникасында. Билгеле булганча, бу шәхси клиника, анда ул тәүлек буе медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында дәвалана. Басма мәгълүматлары буенча, Анастасияне әлегә өенә кайтарырга җыенмыйлар.

Актрисаның клиникага ятуы хәле начараю, әллә яхшыра башлау белән бәйлеме – әлегә билгесез. Ләкин ничек кенә булмасын, ул табиблар күзәтүе астында. Ире даими килеп, хәлен белеп тора, дип яза басма.


Фикер өстәү