«Tatarstan Today. Открытый миру с Диной Газалиевой» тапшыруында Марат Хөснуллин ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар белән уртаклаша

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Россия һәм дөнья мөселманнарын ничек якынайтты? Иң мөһиме нәрсә булды? Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Tatarstan Today. Открытый миру» программасы авторы Динә Газалиевага быел башкарылган эшләр һәм киләсе елга планнар турында сөйләде.

Тапшыруда шәхси мәсьәләләр, әйтик Татарстан вәкиленең федераль хакимияттә зур эшләр өчен энергияне кайдан алуы турында да сорауларга җавап ишетеп була. Ачык сөйләшү барышында әңгәмәдәшләр Марат Хөснуллиның Мәскәү төзелеш департаменты җитәкчесе итеп билгеләнгәнен искә төшерә. Динә Газалиева 2010 елда аннан беренче интервьюсын алган, архив кадрлары белән автор үзенең «Tatarstan Today. Открытый миру с Диной Газалиевой» йомгаклау чыгарылышында уртаклашачак.

2022 ел Татарстанның төзелеш тармагы өчен үзенчәлекле булды. Республика төзелеш комплексының 100 еллыгы программаның яңа чыгарылышында да чагылыш таба. Автор аралашкан кешеләр арасында Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Мөһим ел нәтиҗәләрен “ТНВ”да 24 декабрьдә 19:00 һәм 26 декабрьдә 21:00 сәгатьтә, “Татарстан-24”тә 28 декабрьдә 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә карап була.


Фикер өстәү