Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте

Бүген Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте. Билгеле булганча, әлеге мәсьәлә иртәгә Дәүләт Советы утырышында каралырга тиеш иде.

Депутатлар фикеренчә, закон проектында республика җитәкчесенең вазыйфа атамасында тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алу мөмкинлеге күрсәтелмәгән. Мондый мөмкинлек “Россия Федерациясе субъектларында гамәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законда (2021 елның 21 декабре №414-Ф3) каралган. Тәкъдим ителгән редакциядә мондый мөмкинлек юк.

Шуңа күрә депутатларда, ни өчен закон чыгару инициативасын эшләгәндә федераль законның әлеге нормасы күрсәтелмәгән, дигән сорау туды. Депутатлар фикеренчә, республиканың бай тарихы, шул исәптән аның дәүләтчелеге барлыкка килү гамәви хакимият органы атамасын билгеләгәндә исәпкә алынырга тиеш. Фикер алышулар нәтиҗәсендә, документны эшләп бетерергә кирәклеге турында карар кабул ителде.


Фикер өстәү