Яман шеш белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкның хәле турында кызы сөйләгән

Анастасия Заворотнюкның кызы 26 яшьлек Анна яман шеш белән көрәшүче әнисенең хәле турындагы сорауга җавап биргән.

Анна шәхси блогында әлеге темага якын кешеләр белән фикер алышу да кыен булуы турында әйткән ул.

«Авыру бик җитди, тормышның бу ягы турында хәтта якын кешеләр белән сөйләшү дә авыр. Күпләрне бу кызыксындырганны аңлыйм. Тик монда бу хакта сөйләшү, сөйләү түгел, хәтта бу якка суларга да куркасың», — дигән Анна.

Моннан тыш, артистканың кызы әнисенең терелүенә өметләнүен әйткән. «Без аңа ышанабыз. Ул бик көчле!» –  дигән Анна.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда табиблар Заворотнюкның баш миендә яман шеш таптылар.

Анастасия Заворотнюк Россиянең театр һәм кино актрисасы. «Моя прекрасная няня», «Код апокалипсиса», «Между нами, девочками», «Мамы» кебек сериалларда уйнады.


Фикер өстәү