28 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара кино көне

Халыкара кино көне — кинематографистлар, әлеге гаҗәеп сәнгать хезмәткәрләре һәм аны яратучылар бәйрәме. 1895 елның 28 декабрендә Парижда Капуцинок бульварындагы «Гранд-кафе»да бертуган Люмьерлар синематографының беренче сеансы уза. Нәкъ менә шушы дата Халыкара кино көне дип билгеләнә.

314 ел элек (1708) — Мәскәүдә гражданнар өчен беренче календарь чыга

Анда «кояш һәм ай тотылуы, ел вакытлары, сугыш һәм дөнья хәлләре, сәламәтлек һәм авырулар, кан китү турында» хәбәр ителә. 1709 елда «Брюсов календаре» чыга. Соңрак икътисади календарь чыга башлый. Тагын бер деталь: шәхси затларга календарьлар бастыру һәм бигрәк тә аларны чит илдән алып кайту тыела.

 102 ел элек (1920) РСФСР Хезмәт Кызыл Байрагы ордены гамәлгә куела

Беренче совет хезмәт орденын билгеләү турындагы карарны VIII Бөтенроссия эшче, крестьян, кызылармеец һәм казаклар советлары съездында катнашучылар кабул итә. Аның белән «хуҗалык бурычларын хәл итүдә аеруча фидакарьлек, инициатива, хезмәт сөючәнлек һәм оешканлык күрсәтүче» аерым гражданнар яки хезмәт төркемнәре бүләкләнә.

Орденның беренче кавалеры 1921 елның июлендә Россиядәге Быховской губернасының Чигиринка авылыннан Никита Менчуков була. РСФСР Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән барлыгы 110 кеше, шулай ук 43 коллектив һәм Дагыстан республикасы бүләкләнә.

СССР оешканнан соң орден Бөтенсоюз Хезмәт Кызыл Байрагы орденына алыштырыла.

43 ел элек (1979) Мәскәүдә дөньядагы иң зур велотрек ачыла

Проект Мәскәү мәдәният, ял, спорт һәм сәламәтлек саклау объектларының фәнни-тикшеренү һәм проект институтында эшләнә.

333,33 метр озынлыктагы һәм 10 метр киңлектәге өч юл Себер карагае агачы белән каплана. Спортчылар биредә тизлекне 90 км/сәг кә кадәр арттыра ала. 1980 елдан дөньяда иң яхшы велодромнар бишлегенә кергән Крылатский велотрегында 169 дөнья рекорды куела.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү