Татарстанда балык тотып утыручы иргә инсульт булган

27 декабрь көнне Татарстанның Кама Тамагы районында Чулман бозында балык тотучы ир-атның хәле начарайган.

Шаһитләр ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакырган. Балыкчыга инсульт булган дигән шик булган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ГИМС инспекторлары, үзләре белән «ашыгыч ярдәм» медигын алып, һәлакәт урынына килеп җиткән. Ирне суднода Кама Тамагы бистәсе пристанендәге «ашыгыч ярдәм» машинасына алып барып, үзәк хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү