“Теләкләр чыршысы”: Татарстан Президенты Казаннан мобилизацияләнгән хәрбинең улларына “акыллы” колонкалар бүләк итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең улларының Яңа ел теләкләрен үтәде. Балалар ел ахырында “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашып, Кыш бабайдан “акыллы” колонкалар сораган икән.

“Күңелсезрәк булып киткәндә, Алиса белән гәпләшеп алырга мөмкин. Ул әле өй эшләрен башкарырга, математика буенча авыр мисаллар чишәргә ярдәм итә”, – ди 13 яшьлек Айназ.

Аның 9 яшьлек энесе Кәрим дә “акыллы” колонка белән аралашырга, Яңа ел җырларын тыңларга ярата. Малайлар үз теләкләренең шулай тиз үтәләчәген көтмәгән. “Акыллы” колонкаларны, шулай ук кәнфитләр тутырылган куян рәвешендәге рюкзакларны Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре башлыгы Альберт Салихов малайларның өйләренә үк китереп тапшырган.

“Теләкләр чыршысы” – балаларның теләкләрен үтәргә ярдәм итүче изге акция. Казанда алар берничә урынга – “Корстон” кунакханәсенә, районнар хакимиятләре биналарына, Казан башкарма комитеты бинасы янына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты бинасына урнаштырылган, – дип билгеләп үткән кунак.
Малайларның теләген Татарстан Президенты үтәгән.

Балаларның әнисе Альбина да уллары өчен бик шат. Аның әйтүенчә, гаилә башлыгын инде сентябрь ахырында ук мобилизацияләгәннәр. Кайвакыт телефон аша аралашалар. Альбина иренең кайтуын зарыгып көтә, сөеклесе белән бәхетле озын гомер кичерергә, авылга күченергә, улларын аякка бастырып, оныклар тәрбияләргә хыяллана. Малайлары да әтиләренең кайтуын бик нык көтә.


Фикер өстәү