Балык тотарга яратучы математика укытучысы: «Су буенда мин математиканы онытып тордым»

Актаныш районында яшәүче 67 яшьлек Венера Гомәрова – кышкы суыкларда да бәке янында. Мәктәптә 42 ел математика укыткан мөгаллимә атнага берничә тапкыр ире белән балыкка йөри. Балыгы түгел, мәзәге кызык аның өчен.

Укытучы булып эшләгәндә, елга буйларында йөрергә әллә ни вакыты булмаган аның. Әмма шулай да балык тотуны бөтенләй онытып бетермәгән. Минзәлә районының Куян авылы кызы, инештә яулыктан, әбисенең алъяпкычыннан сөзгеч ясап, маймыч тотып үскәнгәме, бу шөгыль күңеленә аеруча якын. Абыйлары исә балыкны талдан үрелгән кәрҗин, каз оялары белән сөзгән. Аларга ялтырап торган чабаклар эләккән. Ишегалдында чистартканда, тавыкларның балыкны урлап качуы да кино кадры кебек исенә төшә Венера ханымның.

Ире Мөнир: «Әйдә, балыкка барыйк, термос белән чәй ал», – дип кенә тора икән. Соңгы вакытта килендәше Розаны да ияртеп, бергәләшеп Агыйделгә төшәләр. Бәкене ирләре тишә. Хатын-кызның моңа көче җитми. Калганы – үз кулларында. Бер балык та эләкмәгән, шул ук вакытта мулдан кергән чаклары да була. Балыкны ярма, камыр, суалчан ише җим белән кызыктыралар. Кармакка судак, чуртан, карплар каба. Венера апаның иң зур балыгы – 1,5 килолы, ә иң озыны – 30 сантиметр. Монысы нинди кармак белән тотуга да бәйле.

Укытучы башың белән су буенда кармак салып йөрисең, дигән сүзне бервакытта да ишетмәгән Венера Гомәрова. Киресенчә, кайдан вакыт табасың, дип аптырыйлар. Табигатьне ярата бит ул! Балыкчы ханым әйтүенчә, кармакка карап утырганда, дөнья мәшәкате каядыр ераккарак чигенеп тора. Кармак селкенсә, шунда балык та эләксә, кәефләр икенче төрлегә әйләнә дә куя, ди. Эләкмәсә дә борчылмый, кыш көне битләр кызышып, җил ашап, аппетит ачылып кайтып керүне үзе бер рәхәткә тиңли. Көннәр буе суыкта туңып утырмыйлар, табигатькә чыгып керергә берничә сәгать тә җиткән аларга.

– Математикадан биремнәр чишкәндә зирәклек кирәк, ә балык тотканда? – дип сорадык Венера Гомәровадан.

– Су буенда мин математиканы онытып тордым. Балык тотканда әллә ни хәйләсен эзләгән юк. Җәйге яңгырдан соң балык бик шәп уйный, атмосфера басымы югарыга авышса, бик капмый. Кояшлы көнне су буенда рәхәт. Мин бит балыкчы түгел, күңел өчен генә йөрим, йөртүче булганга, – ди ул.

Математика турында сүз чыккач, уку темасына да сүз кузгаттык. Начар укучыга да әлеге фәнне яраттырып буламы икән?

 

– Математикага бөтенләй сәләте булмаган укучыдан отличник ук ясап булмый, билгеле. Ләкин фәнне яраттырырга мөмкин. Үз эченә бикләнгән, такта янына чыгудан курыккан, кул күтәреп җавап бирергә кыенсынган балалар була. Һәр баланың бер сәләте бар. Шуны күрә белергә, аның ышанычын үстерергә кирәк. Сорау биргәч, бала җавапны белсә, күзе очкынлана. Аның җавабын тыңласаң, мактап та җибәрсәң, түбәсе күккә тия. Әкренләп үзендә ышаныч арта, синең фәннән курыкмый башлый. Мәктәпне күптән тәмамлаган укучыларым бүген дә рәхмәт әйтә. Балалары, оныклары белән шөгыльләнүемне сорыйлар. Син укыткан фәнгә мәхәббәт синең балаларга булган мөнәсәбәтең аша килә, – ди әңгәмәдәшем.

Мәктәптән кабат балыкка күчтек. Гомәровлар аны тотарга гына түгел, ашарга да ярата. Венера апа балыкны кыздырып кына калмый, төрле ризыклар әзерли. Пирогын ясый, киптерә. Балык күп булмый, ди ул.

Венера Гомәровача балык консервлау

  1. Балыкны чистартып, эчен алып, башын-канатларын кисәм. Эре балык булса, 6–7 сантиметрлы кисәкләргә, кечкенәләрен урталай бүләм.
  2. 2,5 кило балыкка 2,5 кашык тоз, 1 кило туралган суган, 1 чәй кашыгы төелгән борыч, лавр яфрагы, 400 грамм чистартылмаган көнбагыш мае салып, табакта болгатам.
  3. Барысын бергә скороваркага салып, балык күмелер-күмелмәс су өстәп, утка куям. Кайнап сызгыра башлаганчы көчле, аннан сүрән утта 2 сәгать пешерәм. Сөякләре эреп бетә.
  4. Сүндергәч, бераз ачмый торам. Кинәт ачсаң, атарга мөмкин.
  5. Стерильләштерелгән банкаларга салып, банка авызына җиткәнче шулпа агызам. Капкачларны ябып, суытырга куям.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү