Владимир Путин Яшел Үзәннең суднолар төзү заводы хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән

Дәүләт башлыгы видеоэлемтә аша Хәрби-диңгез флотына кабул ителүче корабларга хәрби-диңгез флагын күтәрү тантанасында катнашкан.

Россия Президенты Владимир Путин “Император Александр III” атом су асты көймәсен суга төшерү һәм хәрби-диңгез флотына кабул ителүче корабларга флаг күтәрү тантанасында катнашкан.

Ул Россиянең хәрби-диңгез флоты өчен кораблар, шул исәптән атом су асты көймәләрен булдырган конструкторлар һәм инженерларга рәхмәт белдергән.
Дәүләт башлыгы Россиянең хәрби диңгезчеләрен һәм кораб төзүчеләрне флот өчен мөһим вакыйга уңаеннан котлаган. Ул “Севмаш”, Яшел Үзән һәм Санкт-Петербургның Средне-Невский суднолар төзү заводлары коллективларына намуслы хезмәтләре, бурычларны сыйфатлы һәм үзвакытында үтәүләре өчен рәхмәт белдергән.

Путин билгеләп үткәнчә, белгечләребез янә югары дәрәҗәдә профессионализм үрнәген күрсәткән. Ул атом су асты флотын булдыруга үзләреннән бик зур өлеш керткән Берләштерелгән суднолар төзү корпорациясе, “Рубин” конструкторлык бюросы һәм “Севмаш” заводы предприятиеләрен аерым билгеләп үткән.


Фикер өстәү