Россиягә эшләргә килгән ир Төньяк Кавказда террорчылык акты әзерләгән

Төньяк Кавказда Киев кушуы буенча террорчылык акты әзерләгән Украина мигрантын тоткарлаганнар. Федераль иминлек хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, Россиягә Украинадан эшләргә килгән ир декабрь аенда террорчылык акты омтылышын ясаган. Аның тәгаен нәрсәләр планлаштырылуы турында хәбәр ителми. Украина махсус хезмәтләре биргән бурычны үтәргә тиеш булуы гына билгеле.

Мигранттан террорчылык акты өчен әзерләнгән средстволар алынган. Хәзер ул үз гаебен танып күрсәтмәләр бирә. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү