Татарстанлылар бер авылдан ерак түгел зур упкын тапканнар

Югары Ослан халкы бер авылдан ерак түгел зур упкын тапкан. 

Авыл халкы фикеренчә, бу карст бушлыгы. Кешеләр тирән чокыр турында коткаручыларга һәм җирле администрациягә дә хәбәр иткәннәр инде, әмма әлегә бернинди гамәлләр дә кылынмаган. Алда яңа ел бәйрәмнәре, бик иртә караңгы төшә, ә Иделнең сул як ярында ял итүчеләр һәрвакыт күп. Упкын берничек тә киртәләнмәгән, димәк, куркыныч турында белү мөмкинлеге юк.

 

/Татарстан24


Фикер өстәү