Ни өчен быел гриппның авыр кичереләчәген аңлатканнар

Грипп һәрвакыт ОРЗга караганда зуррак хәтәр белән яный.

Атаклы теледоктор Александр Мясников иммунитетны ныгытырга чакырган. Сәбәбе быел гриппның авыррак кичерелү ихтималына бәйле, дип яза “Челнинские новости”.

“Соңгы ике елда безне “ковидтан куркынычрак бернәрсә дә юк” дигәнгә ышандырып бетерделәр. Ләкин грипп һәрвакыт ОРЗга караганда авыррак кичерелә һәм зуррак хәтәр белән яный. Дөньяда барлык кискен респиратор авыруларның 35-50 %ын күптәннән мәгълүм булган коронавируслар китереп чыгара. Яңасы бөтен планета буйлап “йөреп”, күмәк иммунитет барлыкка килгәнче, байтак кына корбаннарга китерде һәм ахырда шул ук ОРЗга әйләнеп калды. Гәрчә ковид өлкәннәр һәм иммунитеты какшаган кешеләргә әле дә куркыныч белән янарга мөмкин”, – дип язган Мясников үзенең блогында.
Быелгы грипп сезонының Төньяк ярымшарга нык кына “сугачагы” Көньяк ярымшар мисалыннан ачык күренә: анда ул инде узган һәм бик көчле булган. Ә менә узган елда грипп Төньяк ярымшарга аз гына тиеп киткән. “Алма уңышы кебек: бер елны уңмаса, киләсе елга уңачак бит ул”, –дигән чагыштыру китереп үткән теледоктор.
Тагын бер проблема – быелгы сезонда грипптан вакцинаның киләсе елга эшләнүе. Ягъни 2022 елның февралендә 2022-2023 елгы сезонга эшләнелә. Вакцинаны күпләп эшләп чыгару өчен вакыт кирәк: шуңа күрә алдан “аяк киенеп куела”. Ләкин аны эшләгәндә, грипп вирусының мутацияләре турында мәгълүматлар аз була. Шуңа күрә галимнәр мутацияләр юнәлешен белеп бетермәскә дә мөмкин”, – дип аңлаткан Мясников.
Шуңа күрә аның төп киңәше: чирләсәң, өйдә утыр. Чирләмәсәң, күп кеше йөри торган урыннарга барма һәм профилактика чараларын күр (коронавирустан нинди профилактика чаралары булса – шундый)!


Ни өчен быел гриппның авыр кичереләчәген аңлатканнар” язмасына фикерләр

  1. Яшэргэ телэсэн яшисен!!! Бэтен направление безнен баштан бара! Узем Дэ уттем, 22 ел була инде. Алты айга ике операция, алты химия! Но, мина ул вакытта яшэргэ кирэк иде, балам тормышка чыгарга жыенды. Сонгы операциягэ уземэ цель куеп кердем, лишь бы наркоздан айнырга, барыбер бирешмим диеп. Даже наркоз алмаган, операция эстэленнэн каталкаларына узем кучер яттым. Телэк кирэк! Яшим эле, Аллага шэкер! 22 ел була!

Фикер өстәү