Владимир Путин үзебездә җитештерелгән товарларны сатып алырга өнди

Ихтыяҗ арту икътисад үсешенә йогынты ясаячак.

Россия Президенты Владимир Путин ил халкын үзебезгә җитештерелгән товарларны сатып алырга өнди. Бу хакта ул Яшь галимнәр конгрессында катнашучылар белән очрашуда белдергән.

Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте әгъзасы Ольга Тарасова фәнни җиһазлар һәм алар өчен кирәк-яракларның халык каталогы проекты турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, соңгы биш ай эчендә галимнәр Россия һәм Белоруссиядә җитешттерелүче фәнни приборлар һәм алар өчен кирәк-яраклары турында мәгълүматлар җыя башлаган. Алар тупланган мәгълүматларны бер онлайн-каталогка берләштерергә ниятли. Бу чара галимнәр эшен җиңеләйтү һәм мәгълүматлар эшкәртүне тизләтү мөмкинлеге бирәчәк.

Әмма Россия товарларына илдә ихтыяҗ булмаган очракта, әлеге тырышлыкның мәгънәсе юк. Бары тик ихтыяҗ арту гына Россия икътисадын үстерүгә этәргеч бирәчәк.


Фикер өстәү