Рөстәм Миңнеханов Абхазиядә бер көнлек эш сәфәрендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Рөстәм Миңнеханов белән Абхазия Президенты Аслан Бжания Кавказ республикасының берничә районындагы объектларны карады.

Моннан тыш, Татарстан һәм Абхазия җитәкчеләре туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән балалар ялын оештыру мөмкинлеге турында сөйләште.

Быел июль аенда Аслан Бжания Татарстанга килгән иде. Аның белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән республика Абхазиягә «КАМАЗ» йөк автомобильләре, автомобиль шиналары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе, медицина һәм фармацевтика товарлары китертү белән кызыксына.

 


Фикер өстәү