Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында волонтерлар көне уңаеннан видео урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында кызыклы видео урнаштырган. Анда Халыкара волонтер көне хөрмәтенә илебез тарихындагы тәүге шәфкать туташы – Казан губернасының Свияжск өязе кызы Даша Севастопольская турында сүз бара.

Даша бөтен Кырым сугышы дәвамында авырулар һәм яралыларга ярдәм иткән, шулай ук беренчеләрдән булып, яраларны бәйләү пунктын ачкан. Үзенең каһарманлыгы өчен “За усердие” медале белән бүләкләнгән.

Волонтерлар, чын кешелеклелек үрнәкләрен күрсәтеп, хәзер дә ярдәмгә мохтаҗларга эчкерсез булышуларын дәвам итә.


Фикер өстәү