Түбән Кама сәнәгать зонасындагы цехта чыккан янгын сүндерелгән

17.50 сәгатьтә Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук чыгару цехындагы янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бүген Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехында янгын чыккан иде. «Түбән Кама Нефтехим» вәкиле мәгълүматы буенча, янгын мәйданы берничә йөз квадрат метрга җиткән.


Фикер өстәү