Чаллыда ут капкан складтагы янгынны сүндерделәр

Бүген Чаллының Авторемонт урамында иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә ут капкан складтагы янгынны сүндерделәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«9.59 сәгатьтә складтагы ачык янгын сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге билгеләячәк», — дип хәбәр иттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Иртәнге сәгать сигездә склад янындагы ачык мәйданда янгын сүндерелде, анда резина һәм пластик яна иде.

Элегрәк «Татар-информ» иртән Чаллының Авторемонт урамында резина һәм пластик янганлыгын, утның складка күчкәнлеген хәбәр иткән иде.

Кара төтен баганасы Автошәһәрнең барлык районнарыннан күренгән.

 


Фикер өстәү