Рөстәм Миңнеханов: “Кар барсы – Татарстан символы. Бу җәнлекне сакларга кирәк”

Алтайда “Кар Барсы” биологик төрлелекне саклау үзәге булдырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай республикасы башлыгы Олег Хорохординның соравы буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Үзәк концепциясен Россия Фәннәр академиясенең Экология һәм эволюция проблемалары институты, Себер федераль агробиотехнологияләр фәнни үзәге белгечләре әзерләгән.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кар барсы – Татарстан символы. Шулай ук Алтай тарихына да бәйле ул. Аны сакларга кирәк. Үзәкне кайда урнаштыру мәсьәләсе бик озак каралган. Алтайның табигате өйрәнелгәч һәм Олег Хорохордин ризалык биргәч, Үзәкне шушы төбәктә булдыру карарына киленгән.
Республика барсның таралу өлкәсе булып тора. Таулы урында урнашканлыктан, биредә ирбислар өчен яшәү мохите бик уңай. Алар азыкка бай мохиттә яшәячәк.

Рөстәм Миңнеханов сөйләп үткәнчә, ул популяцияне яңарту өчен сайлап алынган мәйданчык белән танышкан да инде. Фәнни үзәк зур булмаячак, төп территориясе кыргый табигатьтән торачак. Үзәкнең, барстан соң, “Кызыл китап”ка кертелгән башка җәнлекләр популяциясен тергезүгә керешүе бар.
Президент сүзләренә караганда, Үзәкне урнаштыру өчен “Карым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте территориясе тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, территория сакланылырга, анда туристлар һәм аучылар йөрмәскә тиеш.

Фәнни Үзәк барсларны ясалма үрчетү, имгәнгәннәрен, чирлеләрен тергезү бурычын хәл итәргә тиеш. Үзәктә шулай ук марал питомнигын булдырырга, дару үләннәрен үстерергә җыеналар.


Фикер өстәү