Татарстанда 34 яшьлек ата үзенең кызын җәберләүдә гаепләнелә

Ир үзенең гаебен шундук таныган.
Апас районы прокуратурасы Кильдураз бистәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул “Балигь булмаганнарны тәрбияләү бурычын үтәмәү” һәм “Җәберләү” статьялары буенча гаепләнелә.
Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, исерек ата узган елның октябреннән быел февральгә кадәр 2009 елгы кызын гел хурлап, кыйнап яшәгән.

Юньсез ата үзенең гаебен шундук таныган. Әлегә ул беркая китмәү таләбен үтәргә тиеш. Җинаять эше Апас районы судына карап тикшерүгә җибәрелгән.
Моңа кадәр Татарстанда исерек ананың 9 яшьлек малаен кыйнап яшәве турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү