Өч бала анасын үле килеш чокырда тапканнар

Богучарда полиция хезмәткәрләре 13 декабрьдә югалган өч бала әнисен,  41 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар. Ольга И. мәетен аның йортыннан 300 м ераклыкта урнашкан чокырда шимбә иртәсендә, 17 декабрьдә табып алганнар. Бу хакта РИА «Воронеж» корреспондентына «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.

Хатын-кызның югалуы турында аның туганнары белдергән. Вәзгыять белән таныш чыганак һәлак булучының өч баласы калган, шуларның икесе балигъ булмаган, дип сөйләде. Хатын-кызның гәүдәсен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тапкан.


Фикер өстәү