Фонограммага җырлаганнарга нинди җәза бирергә?

Чаллыбызда көн саен диярлек татар эстрадасы артистлары килеп концерт куя. Күбесе 800 урынлы залда утырган тамашачыны алдап, фонограммага җырлап китә. Мин Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин турында әйтмим. Әмма арада авыз селкетеп кенә торучылары да бар бит. Бу җырчылар халыкны алдалый булып чыга түгелме? Элек Кашпировский телевизор алдына бер чүмеч су куйдырып, кеше алдый иде. Болар да шуның төсле дип уйлыйм мин.

Фәрдия Галимҗанова, Чаллы

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

– Мин Фәрдия ханым белән килешәм. Халык алдына чыгып, үз тавышың белән җырламауны оятсызлыкка саныйм. Фонограммага каршы бернинди закон да юк. 10–15 еллар элек аны тыймакчы булганнар иде. Әмма фонограмма булмагач, съемка начар була дип, тагын шуңа әйләнеп кайттылар. Үземнең халыкны алдаганым юк.

 Зөфәр Хәйретдинов,  Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе, композитор, Татарстанның халык артисты:

– Фонограмма куллануның төрле сәбәпләре бар. Беренчесе – җырчы көн саен концерт куя. Әмма кайчак аның тавышы тиешле дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Бу очракта кулланучылар бар. Ә менә кайбер җырчылар бөтенләй җырлый белми. Студиягә барып, яхшы итеп тавыш яздырып кайта да, шуны җырлаган булып йөри. Андыйларның күбесенең белеме дә юк. Алар гомерләрендә дә «тере тавыш»ка җырлый алмый. Телевидениедә концерт төшерү дигән әйбер бар. Ул фондта кала. Анда хата китәргә тиеш түгел. Ул җырларны кабат-кабат төзәтеп булмый. Бу вакытта фонограмма куела. Андый җирләрдә һәр артист өчен микрофон да көйләнми.

Законга килгәндә, андый таләп юк. Җырчыларны бернишләтеп тә булмый. Ни дисәң дә, яздырылганы да аның тавышы бит инде. Әмма бер шарт бар – җырчы концертында фонограмма куллана икән, ул бу хакта алдан кисәтеп, белдерүгә язарга тиеш. Мондый концертның бәясе дә түбәнрәк куела. Тик берәү дә белдерүенә фонограмма хакында язмый да, язмаячак та.


Фикер өстәү