Коронавирустан «чиста пәнҗешәмбе» коткарырмы?

COVID – 19 вирусыннан дәваны даруханә киш­тәсендә таба алмагач, мәчет, чиркәү ишек­ләре ябылгач, халык медицинасы, им-том­чылык, багу, сихергә ышанучылар артты, экстрасенс-күрәзәчеләр уянды. Уянып кына калмады, акча эшләргә тотынды. «ВТ» хәбәр­чесе вирустан дәва эзләп карады.

Кашпировский күзләрне ача?!

Табигать шулкадәр чистарды ки, хәтта Кашпировский да интернетка кайтты. Танылган совет психотерапевты Анатолий Кашпировскийның «уянуын» халык әнә шундый мәзәк белән каршы алды. Ул да коронавирус темасыннан читтә кала алмаган, билгеле. Аңа бик күпләр кешелекне куркыныч инфекциядән коткарыгыз дип мөрәҗәгать иткән, ди, имеш.

Ютуб каналында Кашпировский кешеләрнең иммунитетларын ныгыту белән шөгыльләнә башлады.

«Минем бөтен эшем тән-тукыма үзгәрешләренә юнәлтелгән. Без организмны югары көчкә китерәбез, ул тотрыклыланачак. Мин сезнең сөяк тукымасын ныгытачакмын, бу инде иммун системасының сыйфаты яхшыруга китерәчәк», − дип белдерә Кашпировский. Аның сүзләренчә, табиблар иммунитетны ныгыту турында күп сөйли, әмма төгәл чарасын белми. Янәсе, Кашпировский кешенең саклану көчен арттыра торган чаралар барлыгын белә һәм, вакыты җиткәч, ул чаралар турында халыкка сөйләячәк. Монысын ул, бәлки, алдагы эфирларын күбрәк кеше карасын өчен, интрига тудыру максатыннан гына әйткәндер. Сүз уңаеннан, аның коронавируска бәйле видеосын 500 меңгә якын кеше карап өлгергән инде.

Моннан тыш, экстрасенс сәламәтләндерү сеанслары да алып бара. Видео асларында язучыларның сүзләренә ышансаң, алар психотерапевт ярдәмендә астма, муен авыртуларыннан котылган. Күпләрнең күзләре яхшырак күрә башлаган.

Мондый көчләргә ышанмаучылар, кемгәдер яхшылык эшлим диптерме, сихер белән шөгыльләнүчеләрне кәкре каенга терәтмәкче. Шундый хәлгә «Битва экстрасенсов» телевизион тапшыруының 17 һәм 19 сезон катнашучысы Артемий Никара да юлыга. Социаль челтәрләрдә эзотерик Артемий кешеләрнең фотосурәте буенча COVID – 19 вирусын ачыклый дигән хәбәрләр таралды. Имеш, шушы хезмәте өчен ул нибары 1200 сум акча сорый икән.

Тик Никара моны инкарь итә. Үзе сөйләвенчә, аңа социаль челтәрдә берәү ялган сәхифәдән, фотосурәткә карап тикшерү үткәреп булмасмы, дип сорап яза. Эзотерикның дөрестән дә 1200 сумга мондый хезмәте бар. Әмма тикшеренүгә сәламәтлеккә бәйле сораулар керми. Андый мөрәҗәгате булган кешеләргә ул шундук табибка барырга киңәш итә. Артемий әйтүенчә, ул тикшерүнең ничә сумга төшәсен язуга, теге кеше хатны редакцияләп, тагын мәгълүмат өстәп куя. Шулай итеп, эзотерик үзе дә сизмәстән аның хезмәтенә кермәгән сәламәтләндерү сеансына ризалашкан булып чыга. Хатка: «Минем дустымның температурасы югары, аны фотосурәт аша коронавируска тикшерә алмыйсызмы?» – дигән сүзләр өстәлгән була. Шуннан имеш-мимеш тарала да инде.

Артемий Никара әйтүенчә, ул үзе дә эзотерика кулланып әлеге вирустан котылу тәкъдим итүчеләргә тискәре карашта. Коронавирус йоктырып, аннан дәваланырга те­ләүчеләрне табиблар гына коткаруын искәртә экстрасенс.

8 минутта саулык җыябыз

Коронавирустан «дәвалау» эшенә үзләрен ак маг дип атаучылар да кушыла. Мәсәлән, Владимир Хакан үзенең сайтында дистанцион рәвештә ярдәм итәргә әзер булуын хәбәр итә. Аныңча, тылсым һәм им-томчылык көчен кулланып коронавируска каршы көрәшү мөмкин хәл. Моның өчен махсус догалар, өшкерү ысуллары бар икән. Әле «чиста пәнҗешәмбе» дигән ритуалны да исәпкә алсаң, бөтенләй сәламәтләнергә була, ди. Владимирның хезмәтеннән файдалану өчен, аның белән элемтәгә керергә һәм ярдәм сорап электрон хат юлларга кирәк булып чыкты. Дистанцион тылсымнан файдаланучы аңа фотосурәт җибәрергә тиеш. Сәламәтләнү сеансларының нинди бәягә төшүен сайтта күрсәтми маг. Янәсе, һәркемгә шәхси якын килү каралган. Аның дәвалау көченә ышанып, «ВТ» хәбәрчесе дә электрон почтасына хат юллады. Әлегә җавап юк. Бөтен сихерче-багучылар да шулай озак эшләсә, ышанган кешенең соңгы өмете дә өзелмәсме соң инде?

Моңа да карамастан, аның сайтындагы «Сорау – җавап» сәхифәсендә магтан коронавируска бәйле фаразларын сораучылар да еш очрый. Әмма Владимир, вазгыятькә карата бәя бирмим, маг – киләчәкне фаразлаучы түгел, ди.

Ян-Геннадий Гуцул дигән кеше үзен сихерче дип тә, маг дип тә санамый. Ул − «аң ачкычлары остасы», агачлар белән аралаша. Ян-Геннадий коронавирустан энерговакцина уйлап табуы һәм аннан файдаланырга мөмкин булуын социаль челтәрләрдә язып чыкты.

− Энерговакцинаны үземдә сынадым. Беренче өч көнен тынычлыкта, өйдә, аралашуны киметеп үткәрергә кирәк. Салкын тию билгеләре күзәтелергә мөмкин. Алар тиз уза. Иммун, энергосистемада үзгәртеп кору башлана. Өч көнне итсез, алкогольсез, мәгълүмат чараларыннан башка уздырырга кирәк, − дип киңәш итә дәвачы.

Бу дәвалау ысулы нидән гыйбарәт соң? 8 минутлык видеоэнерговакцина ул. Аны куллану кагыйдәләре дә бар: өч көн рәттән берәр тапкыр карарга кирәк. Ул сау- сәламәт кешеләр өчен зыянсыз, ди автор. Шулай да видеодагы инструкцияне төгәл үтәргә киңәш итә. Башта аңны әзерләргә кирәк икән. Аннары гына видеовакцинага күчәсең. Ян сүзләренчә, чын вакцина уйлап табылганчы, кешегә үзен үзгәртә башларга кирәк. Бу видео нәкъ менә шул максаттан барлыкка килгән дә. Шунысын да искәртик: энерговакцина аңа ышанмаучылар өчен дә шифалы, имеш. Ышанмаса да, «ВТ» хәбәрчесе дә 8 минутлык дәвалау ысулын үзендә сынап карады. Дәвачы, беренче өч көнне түзәргә кыен булачак, дигән иде. Итне, алкогольне, аралашуны киметү шарты тора бит. Хәер, хәмергә гомумән каршы кешемен, ит ризыкларын киметү авыр булмады, аралашуга килгәндә, анысы болай да читтән торып кына инде, интроверт кешегә бу кыен түгел. Мәгълүмат чараларын читкә куя алмадым шул, эшебез шуңа бәйле. Бушлай сыр капкында гына, дигәндәй, шифасы тиясенә шикләнәм. Вәгъдә ителгән тынычлану, чистарыну урынына киресен генә алдым. Видеоның композициясе дә, музыкасы да, хәтта 8 минутка сузылуы да, еш карый башлагач, ярсытты гына. Әрәм киткән вакытым жәл дә экранга текәлеп бозылган күзләрем жәл.

Игъланнар сайтларында терелтәм, дәвалыйм ише белдерүләрне еш очратырга мөмкин. Коронавирустан дәваны 800 сумнан башлап 3 меңгә кадәр сатып алырга мөмкин. Бөти, иммунитетны ныгыта торган сыекча, эчемлек, беләзек ише нәрсәләр дә саталар.

Кайбер статистик мәгълүматларга ышансаң, әле февраль аенда гына да ике миллионнан артык россияле интернет аша им-томчы, сихерчеләр хезмәтен эзләгән. Мөрәҗәгатьләр саны соңгы арада ике мәртәбә арткан. Психологлар моны кеше аптыраганнан, чарасызлыктан, үзен якларга теләүдән ярдәм эзләп аларга ялынырга мәҗбүр дип аңлата.

Велосипед уйлап табасы түгел: магларга, сихерчеләргә мөрәҗәгать итмичә генә дә мондый киеренке вазгыятьтә позитив фикерләргә кирәк икәнен һәркем белә. Күп очракта бу тылсымлы ярдәмнәрнең файдасыннан бигрәк матди зыяны зур була бит. Тәкъдим итүчесе булганда, ышанучысы, һичшиксез, табылачак. Теге дөнья көченә ышанасыңмы, медицина белгечләре киңәшләрен үтисеңме – иң хәерлесе боларны өйдән чыкмыйча гына башкаруың.

Чулпан Гарифуллина

  • Исламда багучылыкка нинди мөнәсәбәт? 

«Әй, иман китергән бәндәләр, дөреслектә, шәраб, отыш уеннары, потлар, багучылык − шайтан гамәлләреннән булган начар эшләр. Алардан сакланыгыз» («Маидә», 90).

«Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме? Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидгатьчеләр, ишаннар кебиләр.) Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап, сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр. Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр» («Шагыйрьләр», 221 – 224).


Фикер өстәү