Габдулла Тукайның Instagram аккаунты барлыкка килде

Туган тел көнендә һәм Габдулла Тукайның туган көнендә популяр социаль челтәрләрнең берсендә шагыйрьнең аккаунты пәйда булды. Проект “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итте ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Аккаунтта инде берничә пост бар — эшкәртелгән сурәтләрдә шагыйрь заманча костюмнарда һәм локацияләрдә интернет-кулланучылар алдында баса. Һәр сурәт Тукайның шигырьләреннән цитата белән үрелеп бара.

«Татарстан яшьләре» хәрәкәте вәкилләре шагыйрьнең социаль челтәр киңлегендә пәйда булуы яшь кешеләр арасында Тукай иҗатын популярлаштыру өчен кирәк, дип саный. Бу бигрәк тә үзизоляция чорында мөһим, чөнки килеп туган санэпидемиологик вәзгыять аркасында бөек татар эшлеклесе һәйкәленә килергә һәм чәчәкләр салырга мөмкин түгел.

 


Фикер өстәү