Тукайның туган көненә багышланган флешмоблар саны арта

Интернетта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган флешмоблар саны арта бара. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәткәре хәбәр итте.

«Габдулла Тукай әдәби музее бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап социаль челтәрләрдә „Өйдә Тукайны укыйм“ флешмобы игълан итә. Шартлары гади: Габдулла Тукай шигырьләрен укып видеога төшерергә һәм урнаштырырга, @muztukay сылтамасы белән элергә #Тукаймузееказан #Тукайайлыгы #ӨйдәТукайныукыйм хештегларын куярга онытмаска. Сезне әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз», — диде музей директоры.

Гүзәл Төхвәтова флешмобны 26 апрельгә кадәр үтәчәген искәртеп узды. «Сәламәт булыйк, Габдулла Тукайның шигырьләрен күбрәк укыйк», — диде ул.

«15 апрель — Габдулла Тукайны искә алу көне. Бу көнне ел саен Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге активистлары бөек татар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздырды», — дип сөйләде автономия әгъзасы.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Мәскәүнең Татар автономиясе, шагыйрьне искә алу максатыннан, «Тукайны укыйм» флешмобын башлап җибәргән. «Габдулла Тукай әсәрләрен #Тукайныукыйм #читаюТукая хештеглары белән урнаштырыгыз. Акция шагыйрьнең туган көне, ягъни 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — диде матбугат хезмәткәре.

  • Искәртеп үтик, күптән түгел Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәргән иде.

Фикер өстәү