Газетага язылу

Коточкыч өермәдә 100 йортка зыян килгән, 32се тулысынча җимерелгән

Кичә – 22 июньдә Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәрендә өермә чыгып, 100 йортка зыян салган. Социаль челтәрләрдә өермә сурәтләнгән видеоязмалар пәйда булган, дип хәбәр итә “RT”.

Видеоязмалардан күренгәнчә, өермә бик күп йортларның түбәсен алып ташлаган, кайберләренең коры стеналары гына утырып калган. Автомобильләргә зыян килгән, агачлар ауган, электр чыбыклары өзелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, табигать казасында 16 кешегә, 99 шәхси йортка зыян килгән, 32се тулысынча җимерелгән.
Хәзер шәһәрдә Гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Белгечләр өермәнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.
Зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты булдырганнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре